tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры «Зәңгәр шәл» спектакленең видеоязмасын тәкъдим итә
Камал театры «Зәңгәр шәл» спектакленең видеоязмасын тәкъдим итә

Камал театры «Зәңгәр шәл» спектакленең видеоязмасын тәкъдим итә

Камал театры сайтыннан «Зәңгәр шәл» спектаклен карарга мөмкин. Театр спектакленең видеоязмасын сайтына урнаштырган.

Бу – 4 октябрьдә 114нче сезон ачылуның онлайн-трансляциясе. «Безнең видеоязма сезнең күңелегезне күтәрер һәм якын киләчәктә сезнең белән күрешербез дип ышанабыз!» – дип яза театр.

Хәзерге вакытта театр тамашачыларын яраткан спектакльләре өчен тавыш бирергә чакыра. Тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып театр үзенең онлайн-трансляция репертуарын төзиячәк. 6 апрельдә Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана.

  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясенең 2020 елның 13 мартында имзалаган 19нчы санлы карары нигезендә, 2020 елның 19 мартыннан 15 апреленә кадәр мәдәни чаралар кичектерелде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*