tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында “гаугалы” премьера
Камал театрында “гаугалы” премьера

Камал театрында “гаугалы” премьера

6 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Нәкый Исәнбәт пьесасы һәм Сирия драматургы Саадалла Ваннус әсәре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. «Спектакль төрле каршылыклы фикерләр уятырга, гауга чыгарырга мөмкин» – дип фаразлый театр тәнкыйтьчеләре.

Нәкый Исәнбәт әсәрләре Фәрит Бикчәнтәевнең иҗат биографиясендә аерым урын алып тора дияргә була. Режиссер Исәнбәт әсәрләренә беренче тапкыр мөрәҗәгать итми: “Җирән чичән белән Карачәчсылу”, “Гөлҗамал” спектакльләре Бикчәнтәев иҗатында яңа үсеш баскычы булып тора. Мөгаен, бу Исәнбәт әсәрләренең катлаулы төзелешенә, яшерен мәгънәләренә бәйледер. «Хуҗа Насретдин» да шундый әсәрләрнең берсе.

Пьеса сугыш алдыннан, Сталин репрессияләре заманында языла. «Бу әсәрдә, Исәнбәтнең күп кенә башка әсәрләрендәге кебек, яшерен мотивлар, автор табышмаклары ята. Алар еш кына әсәрнең төп эчтәлегеннән мөһимрәк була, бу очракта да, мөгаен, шулайдыр» – ди театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов.

Беренче карашка, пьесаның эчтәлеге һәм акыл иясе, шамакай Хуҗа образы соцреализм шәкелендә хәл ителгән. Шулай да монда төп мәгънә – авторитар режимны кабул итмәүдә, гражданлык ирегенең тыелуында.

«Режиссер Фәрит Бикчәнтәев театрлар тарафыннан күптән онытылган “Җирән чичән” әсәренә нечкә чишелеш тапты – ул аны сәнгатькә һәм мәхәббәткә җырланган нәзакәтле гимн итеп тәкъдим итте: биографик пьеса “Гөлҗамал”ның яшеренгән төп мәгънәсен – театр сәнгатенең миссиясе милләтне берләштерү фикерен ачты. “Хуҗа Насретдин” спектакле дә өстә яткан эчтәлеккә нигезләнгән җиңел комедия гына булмас дип уйлыйм. Бу премьера ниндидер мәгънәдә гаугалы да булырга мөмкин.” – дип тәмамлады Игъламов.

Хуҗаның социаль сатирасы бу юлы кемгә төбәлер? Алдан күрә белүче акыл иясе Нәкый Исәнбәт тагын нинди яңа фаразлар ачар? Ни өчен “җүләр” Хуҗа хакындагы спектакль гауга чыгарырга мөмкин? Һәм Камал театрының кайсы артисты бөтенләй яңа амплуада ачылыр? Болар барысы да 6 февральдә билгеле булачак.

http://www.kamalteatr.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*