tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында «Юмарт җомга»!
Камал театрында «Юмарт җомга»!

Камал театрында «Юмарт җомга»!

Камал театрында «Юмарт җомга» акциясе уза. 4 көн дәвамында театрның рәсми сайтында 115нче сезон спектакльләренә билетлар 90%ка кадәр ташлама белән сатыла.

Акция Камал театрының барлык спектакльләренә дә кагыла һәм 4 көн дәвам итә: 27 ноябрь 00:00 сәгатьтән 30 ноябрь 23:59 сәгатькә кадәр. Билетларны ташлама белән бары тик театрның рәсми сайты kamalteatr.ru аша гына алырга мөмкин.

Ташлама белән алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр җитәкчелеге акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*