tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә
Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә

Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә

Казанның 2нче татар гимназиясен 30 елга якын җитәкләгән директор Камәрия Хәмидуллина лаеклы ялга китә. Бу хактагы мәгълүматны ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яшем белән бәйле ялга китәргә карар кабул иттем. Әлегә боерык юк», — дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина. Ул боерык чыкмыйча үз урынына кем каласын әйтмәде.
«Татар-информ”га билгеле булганча, Камәрия Хәмидуллина урынына бүгенге көндә 13нче гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнергә тиеш.
«Мәгариф идарәсеннән 2нче гимназияне җитәкләргә тәкъдим ясадылар. Әлегә мин авылда ялда, рәсми кәгазьләрне күрмәдем», — дип хәбәр итте Казанның 13нче гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин.

Камәрия Хәмидуллина 1949 елның 5 ноябрендә ТАССРның Саба районы Шекше авылында туа.
Белеме: «математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
1971-1972 елларда – Казан шәһәре Идел Буе районының 13 нче урта мәктәбе математика укытучысы;
1972-1973 елларда – тәрбияче;
1973-1978 елларда – Казан шәһәренең 115 нче урта мәктәбе математика укытучысы;
1978-1990 елларда – 10 нчы урта интернат-мәктәбе математика укытучысы;
1990-1991 елларда – Казанның 2 нче гимназиясе математика һәм информатика укытучысы;
1991- 1993 елларда – Г. Ибраһимов ис. Казан гимназиясенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары;
1993 елдан – Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясе директоры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*