tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Нәфигулла хәзрәт Аширов белән күреште
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Нәфигулла хәзрәт Аширов белән күреште

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Нәфигулла хәзрәт Аширов белән күреште

30нчы ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин илебез башкаласына сәфәре кысаларында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге резиденциясендә мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов белән очрашты. Россия мөселман дин эшлеклеләренең очрашуында сүз хезмәттәшлек юлларын алып бару хакында барды.

Камил хәзрәт республикабыз мөселманнары исеменнән сәламләп, хөрмәтле Нәфигулла хәзрәткә Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын һәм әлеге китапның аудиоверсиясен бүләк итте. Татарстан мөселманнары башлыгы әлеге очрашу барышында мөфтият алып барган Коръәннәр бастыру, нәшрият эшчәнлеге, дини дәгъвәт юнәлешләре турында сөйләде, Нәзарәт белгечләре әзерләгән Коръәннең татарча мәгънәви тәрҗемәләрнең Россия төбәкләре мөселманнарына тәкъдим ителүен һәм таратылуын билгеләп үтте. Нәфигулла хәзрәт Изге китапны өйрәнү, таныту, халыкка җиткерү буенча башлангычларны югары бәяләде. Җитәкчеләр тыгыз хезмәттәшлектә булырга килеште.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*