tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канаданың данлыклы Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы байрагы төсләренә керәчәк
Канаданың данлыклы Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы байрагы төсләренә керәчәк

Канаданың данлыклы Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы байрагы төсләренә керәчәк

Монреаль Татар Җәмгыяте җитәкчесе Марат Сәләхетдинов тәкъдиме һәм Ниага Шарлавыгының администрациясе ярдәме белән 30 август көнне Канаданың данлыклы Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы көне уңаеннан республикасы байрагы төсләренә керәчәк.

Марат Сәләхетдинов шушы чара белән республикабызга һәм бар татар халкына Канада татарлары исеменнән бүләк ясарга җыена. Ниагара Шарлавыгының администрациясенә безең инициативаны яклап чыгулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да 30 август көнне, көнчыгыш Канада вакытының 22:00 сәгатендә инстаграм каналыбызга туры эфирга чакырабыз, диелә @montrealtatar инстаграм битендә.

Башка илләрдәге татар оешмаларының да флешмобка кушылуын көтәбез: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Бурж Халифа бинасы, Париждагы Эйфель манарасы, Америкадагы Ирек hәйкәле, һ.б. – бар җир шары 30 август көнне Татарстан байрагы төсләренә чумылсын иде, дип тели Монреаль татарлары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*