tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карантин вакытын ничек файдалы итеп үткәрергә? Онлайн-мәдрәсәгә керегез!
Карантин вакытын ничек файдалы итеп үткәрергә? Онлайн-мәдрәсәгә керегез!

Карантин вакытын ничек файдалы итеп үткәрергә? Онлайн-мәдрәсәгә керегез!

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, мөфтияткә мөселманнар арасында популярлык казанган күп кенә чараларны туктатырга туры килде. Әмма аларның бер өлеше онлайн режимга күчте. Ир-атлар өчен «I’MAN», мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектлары, “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары Zoom платформасында үткәреләчәк. Намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның йомгаклау дәресләре барлык укучыларга мессенджерлар чатларында таратылачак. «Лекторий» дәресләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми битендә @muslimmol барачак.

Мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тагын бер яңа проект старт ала – “ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL”. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Instagram-ның @MUSLIMMOL битендә төрле фәнни-популяр дини темаларга дәресләр үткәреләчәк. Пәнҗешәмбе көнне, 26-нчы мартта, 12:30-да @MUSLIMMOL аккаунтыннан туры эфирда «Шәригать һәм аның өстенлекләре» темасына онлайн-лекция узачак. Алдагы онлайн-дәресләрдә “Пәйгамбәр ﷺ сирасы”, “Коръән фәннәре”, “Өстәмә дини гамәлләр һәм аларның фазыйләтләре” һ.б. буенча фикер алышачаклар.

Дәресләр нәзарәтнең социаль бүлегенең «Мусульманская молодежь» YouTube-каналында сакланачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*