tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карантин вакытына файдалы һәм кызыклы татар телле сылтамалар
Карантин вакытына файдалы һәм кызыклы татар телле сылтамалар

Карантин вакытына файдалы һәм кызыклы татар телле сылтамалар

Җәмәгать! https://t.me/tatmuz (Тәбрис һәм Рәдиф) каналыннан бик файдалы татар телле сылтамалар :

“Карантин вакытында спектакльләр һәм чаралар онлайнга күчә, шуңа сезгә акыллы һәм кызыклы блогерлар контентын тәкъдим итәбез, ди Табрис&Радиф үзләренең Telegram-каналында.

1. Лемон – Ялкын журналы проекты, локаль һәм дөнья яңалыкларына ультраяңа буын шагыйрәсе Гүзәл обзор ясый:
https://www.instagram.com/tv/B99cqIUp5ho/?utm_source=..
БОНУС: Ялкынның ютуб каналы – шәһәр турында репортажлар, эстрада (:unamused:) бн интервьюлар, Татарстан буйлап сәяхәтләр
https://www.youtube.com/channel/UCG0GC_VZeToglfakRKKW..

2. Татарча подкаст дип аталган “Азатлык” радиосы проекты, әлегә конкрет тематикасы юк, ютуб каналларында да барлык подкастлар бер урынга җыелып бетмәгән, шулай да ачып карагыз:
https://www.youtube.com/watch?v=Gbj3acnJuZI&list=..

3. Азан.фм – иң эчтәлекле подкаст, монда мәчет тарихлары да, көндәлек догалар да, Ислам нигезләре – санап бетергесез – ураза алдыннан гаять актуаль контент: яндекс.музыкада – https://music.yandex.ru/album/9921209, вконтакте подкастында да бар алар, ләкин 3 чыгарылышны гына йөкләгәннәр, шуңа төркемнәренең аудиолары баерак – https://vk.com/audios-66011159

4. Белем учаклары:
https://univer.tatar/
Ачык университет – бер лекцияне тыңлап бетермичә башкасына күчеп булмый, ләкин курс узганнан соң сертификат бирәләр һәм бу бушлай. Егетләр, подкаст кирәк!)

Әлбәттә! проекты
81 видео – 10 минутка сыйдырып архитектура, тарих, филология галимнәре сөйли, өстәвенә монда кызыклы фактлар видеолары бар. Десертка каналда сәяхәтләр турында һәм татар теленең үзенчәлекләренә багышланган 2 подкаст яшәп килә
https://www.youtube.com/channel/UCEhI2txFhS2yrInkush_..

Фәридә Ибраһим каналы, “КҮПТӘН ҮТКӘН, ТӘМАМЛАНМАГАН ҺӘМ КАБАТЛАУЛЫ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬЛӘРЕ” – моны укыганнан соң эреп китәсез икән, бу канал сезнең өчен!
https://www.youtube.com/channel/UC8OiLFy1-QBc06jXHPta..

http://giylem.tatar/
Моннан да яхшырак татарча белем проекты юк: TED видеоларын тәрҗемә итәләр, мәкаләләр язалар, инфографикалар ясыйлар, Гарри Поттерны тәрҗемә иттеләр. Проект авторлары, акча бирү, донэйшн төймәсе куегыз әле, мондый энтузиазм ярдәмгә һәм респектка лаек! Подкастлары аз – 8 данә генә, алар монда – https://soundcloud.com/giylem , сабыр итеп өстәлгәнен көтәбез

5. Әле чыккан подкаст – Чаллы театры интервьлар яздыра башлаган – беренчесе 4 сәгать элек кенә чыкты, шуңа язылыйк та, башкаларын көтә торыйк
https://www.instagram.com/tv/B99rb-6Bqmt/?utm_source=..

6. Үлгән подкаст – журфак студентларының дәрте 7 чыгарылышка җиткән дә үәзер инде бер ел чыкмый тора. Рәфидә, (башкаларны белмим) кая син?) уятыгыз инде ул подкастны, студентлар адашып йөри бит. Булганын монда тыңлап була:
https://podcasts.apple.com/us/podcast/tatcast/id14481..

7. Рус телендә татарлар һәм татар теле турында

Арзамаста Чулпан Хамматова татар тарихын сөйли – 5 үтемле лекция
https://arzamas.academy/courses/65

Үрдәк ТВ – иң бай татарлар исемлеге, яңалыклар һәм дөньяда актуаль һәм популяр видеоларның татарча тәрҗемәләре
https://www.youtube.com/channel/UC9QlIZgKQKiT8dVkZKPa..

БИМ радиода татар телен топиклап өйрәнәләр, Эльза Набиуллина алып бара, 50 (!)дән артык чыгарылыш
https://www.bimradio.ru/archiv/tatar/

Мәрҗәни исемендәге тарих институтының ютуб каналы, баш битендә бушлык, ләкин видеолар башка җирдә качкан – https://www.youtube.com/channel/UCt4KcQxI1y7TH1fRyK5L..
Аз булса да, видеолар бик сыйфатлы, татар тарихының кыска вриантын 1.5 миллион кеше караган

8. МОҢ – Инсаф Хамитовның пластинкалар коллекциясе, ә алар тиздән мең штук булачак, бер җирдә! http://tatarvinyl.ru/

9. Казанкайный – иң яхшы (чөнки ул безнеке :) подкаст, 25 чыгарылыш җыелды. Барлык социаль челтәрләрдә хештег буенча табып була, атнага бер чыга, сылтама калдырып тормыйм, бу каналда алар бик күп

10. БОНУС! Уфа егете Илһам татар һәм башкорт спектакльләрен яздырып ютубка салган, театрлар эшләмәгән эшне ясап аткан, аңа әфәрин
https://www.youtube.com/channel/UCyNfmziahuRBnxs9mwal..

10. Азатлык радиосы үзенең подборкасын ясаган, татар телен өйрәнүчеләр өчен әлләникадәр контент ясап өлгергәннәр:
https://www.azatliq.org/a/30497151.html

11. Сан-Францискода яшәүче Илхан абый Садри каналы: үзе башкаруында җырлар, америка татарларының тормышыннан иске архив видеолар, иске пластинкалар, совет заманында (ничектер) чит илгә барып җиткән бобинадагы аудиоязмалар.

https://www.youtube.com/user/theiLhan/videos?disable_..

+ аның блогы https://theperemechlounge.blogspot.com/ – уң якта татар сайтларына сылтамалар күп

аудиоязмаларны менә болай карау җиңелрәк
https://theperemechlounge.blogspot.com/search/label/T.. Music Compilations

Инфо өчен Илшат Гимадеевка рәхмәт

12. “Калеб” тапшыруы, кызыклы форматта төрле дәртле актив иҗади кешеләр белән интервьюлар
https://www.youtube.com/playlist?list=PLp6fUCdpfZTy–..

13. Барлык интернетта булган аудиокитаплар җыелган телеграм канал – балалар өчен дә бар, безнең кебекләр өчен дә)”

Telegram-канал Табрис&Радиф

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*