tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры “Тылсым” проекты аша балаларны әкиятләр белән таныштыруны дәвам итә
Кариев театры “Тылсым” проекты аша балаларны әкиятләр белән таныштыруны дәвам итә

Кариев театры “Тылсым” проекты аша балаларны әкиятләр белән таныштыруны дәвам итә

Мультфильмнар каралган, уеннар уйналган, ә хәзер нишләргә? Карантинда балага файдалы шөгыль табу ата-ана өчен чын башваткыч. Монда Кариев театры оештырган “Тылсым” проекты ярдәмгә килә! Әлеге проект кысаларында театрның артистлары балалар өчен әкиятләр укый. ТР халык актрисасы Халидә Сөнгатуллина “Салават күпере кайда йоклый” (Р. Батулла) әкиятен, театр артисты Булат Гатауллин “Айны кем чистарта?” (Л. Әбүдарова), Альбина Гайзуллина “Камыр батыр” (татар халык әкияте), Йолдыз Миңнуллина “Ай кызы Зөһрә” (Й.Миңнуллина) әкиятләрен инде тамашачыга тәкъдим иттеләр. Яңа әкиятләр һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә чыга.  Әкиятләрне  YouTube-каналда карарга һәм ВК социаль челтәреннән аудио форматта тыңларга да мөмкин. Сәламәтлегебезне саклыйк, өйдә булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*