enrutat
Баш бит / Кариев театрында сезонның икенче премьерасын башкортлар куячак
Кариев театрында сезонның икенче премьерасын башкортлар куячак

Кариев театрында сезонның икенче премьерасын башкортлар куячак

10-11 октябрьдә кариевлылар, бу сезонның икенче премьерасында Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәләштереп, тамашачыны образлы һәм реаль дөнья белән очраштырырга җыена. «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия программасы кысасында эшләнүче бу зур эштә театрга күрше төбәк сәнгать әһелләре – Салават Башкорт дәүләт драма театрының баш режиссеры Илсур Казакбаев, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, рәссам Альберт Нестеров, Уфадагы «МеЖдуТанцем» остаханәсе җитәкчесе Ольга Даукаева, Башкортстанда иҗат итүче композитор Магыйлә Мәҗинова ярдәм итәчәк.

– Узган ел Башкортстан 100 еллыгын билгеләп үтте, күренекле язучы Мостай Кәримнең дә тууына 100 ел булды. Шул җәһәттән бик күп чаралар узды. Шул исәпкә Салават драма театры труппасы белән бергәләшеп куйган пьесаны да кертергә буладыр. Быел исә аларның режиссерлары Илсур Казакбаев безгә килде. Шул рәвешле ике театр арасында дуслык күпере урнашты, дисәм, бер дә ялгышмам, – дип сөйләде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Бу повестьның беренче һәм иң танылган куелышы Уфада Рифкать Исрафилов тарафыннан эшләнгән иде. Илсур Казакбаев алдына тамашачыны ниндидер яңалык белән җәлеп итү максаты да куелган, димәк. Аның сүзләренчә, әлеге куелышның төп үзенчәлекләренең берсе – Мостай Кәримнең хронологиясен саклау.

– «Озын-озак балачак»та Мостай Кәрим үз геройлары аша ачыла, һәм әсәр шуның белән кызыклы да. Повесть үзенчәлекле хронологиягә ия. Геройлар үзләре турында үзләре сөйли. Без бу үзенчәлекне сакладык. Классикага мөрәҗәгать итеп тә, яңалык кертеп булуын расларга ниятлибез, – диде куючы режиссер.

Премьерага 12 яшьтән керергә мөмкин. Моңа режиссер аңлатма бирде:

– Әсәр шактый катлаулы, тирән мәгънәле. Әлбәттә, кеше аны төрле яшьтә төрлечә кабул итә. Ләкин без тормышны бераз аңлый башлаган яшьләргә, аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәргә булдык.

Сәхнә бизәлешенә дә аерым игътибар биргәннәр: тамашачыны Мостай Кәрим тасвирлаган чорга алып кайтырга чын салам, камыр кебек кирәк-яраклар,  тере кошлар кебек реквизитлар ярдәм итәчәк.

Спектакльне караганнан соң:  «Нигә, бу авылда шундыйлар гына яшимени?» – дип сораучылар була калса, автор алдан ук җавап кайтарган: «Мин күргәне шулар иде. Бүтәннәре хәтердә калмаган». Кешеләргә юнәлтелгән әлеге пьесада бүгенге көн прототипларын, бәлки, үзебезне дә таба алырбыз?

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*