tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кави Нәҗми яшәгән фатирда мемориаль бүлмә ачылды
Кави Нәҗми яшәгән фатирда мемориаль бүлмә ачылды

Кави Нәҗми яшәгән фатирда мемориаль бүлмә ачылды

Татар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова бабасы фатирында мемориаль бүлмә оештырды. Бу хакта ул «Татар-информ» корреспондентына биргән интервьюсында сөйләде.

«Зур Кызыл урамының 57б йортында 1952-1956 елларда язучы Кави Нәҗми гаиләсе белән яшәгән. Якыннары монда аның вафатыннан соң да яши. Аерым алганда, 1978 елга кадәр биредә аның хатыны – язучы һәм беренче татар тәрҗемәчесе Сәрвәр Әдһәмова тора. «Дәү әтинең шәхси һәм истәлекле әйберләре белән без аның кабинетында шул чор атмосферасын торгыздык», — дип хәбәр итте Нәҗметдинова.

Кабинетта танылган мәдәният эшлеклеләренең, Советлар Союзы язучыларының шәхси фоторәсемнәре, хатлары, шәхси автографлары булган китаплар саклана.

Екатерина Ларионова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*