enrutat
Баш бит / Кая барма, анда – үз татарыбыз
Кая барма, анда – үз татарыбыз

Кая барма, анда – үз татарыбыз

Ульяновск тарафларындагы элекке татар җирләре белән кызыксынуым өлкә губернаторы Сергей Морозов белән очрашудан башланды.

Берничә ел элек республикада чыга торган газета-журнал мөхәррирләре белән аның янында булып, татар-мишәрләрнең эшлеклелек сыйфатлары турында мактау сүзләре ишеткәннән соң, фабрикант Акчуриннарның Барыш районы Зыя башы авылында урнашкан утарларына барып чыктык. Андагы фабрика, хастаханә биналарының калдыкларын ачыну хисе белән карап йөрдек. Алай да, татарның күп кенә морзалары үз биләмәләрен һәм мөлкәтләрен саклап калу өчен дин вә тел алмаштырган заманнарда милләткә тугрылык саклап калучы затлы нәселләр булуын һәм аларның берсе Акчуриннар икәнлеген белгәч, күңелгә беркадәр җылы йөгергәндәй булды.

Аларның үз Ак мәчете

– Бүгенге Ульяновск өлкәсенә кергән җирләрдә татарларның күпләп яшәве гаҗәп түгел, – дип сөйләде безне озатып йөргән Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин. – Идел буе Болгарстаны биләмәләре бу тарафларга да, аннан ары да җәелгән булган. Тарихчылар, мәсәлән, көньяк-көнбатыштагы Карсун районы һәм өлкәнең үзәгендәге Майна районы татарларын Иделнең түбән өлешеннән күтәрелгән дип раслый. Коры Карсун елгасы буена утырган Ногай авылының исеме үк шуны исбатлап тора. Аның 1614 елда ук тарихи язмаларда искә алынуын күздә тотканда, электән Ногай иле дип йөртелгән бу сала Сембердән (Ульяновск) борынгырак булып чыга.

Ульян якларына бу килүдә Куйбышев сусаклагычы ярына урнашкан Ундур саласы тарихы белән ныклабрак танышырга булдым. Тарихи китапларда аңа 1650 елда Казан дворянины Юрьев борынгы Ундар шәһәрчеге урынында нигез салган дип язалар. Кемнәр яшәгән ул исеме үк колакка ятышлы Ундарда? Шундый уйланулар белән Казан – Тәтеш юлыннан авылга таба борылуга, беренче караш мәчет манарасына төшә. «Ак мәчет» дип атаганнар икән үзен. Бу хакта инде безгә соңрак, биредә яшәүчеләр белән очрашканнан соң билгеле булды.

Дөресен әйтергә кирәк, безнең милләттәшләр арасында төрле кавемнәр бар. Эш сәфәрләрендә еш булгач, моны бик кискен тоясың. Ундур татарлары киң күңелле, булганыны шөкранә итә, биргәнгә рәхмәт әйтә белүче юмарт, гади һәм милләтара дуслык яклы халык икән. Килеп керүгә мул итеп әзерләнгән табынга дәшүләре үк аларның үзләре милләт мәркәзе санаган Казан вәкилләре белән очрашуга зар-интизар булуларын сиздерә. Күбрәк руслар һәм башка милләт халыклары яшәгән Ундурда мәчет салып керүләре белән горурлануларын да яшермиләр. Авыл башлыгы Зәкәрия Рәис улы Измайлов сөйли:

– Күп кенә милләттәшләребез «Волжанка» минераль су компаниясендә эшли. Халкыбыз тырыш, сүз тыңлаучан бит. Шуңа күрә җитәкчеләр дә хөрмәт итә. 2014 елда татарлар авыл җирлеге администрациясенә мәчет төзү өчен җир сорап мөрәҗәгать иткәч, компаниянең җитәкчесе Михаил Александрович Горшков үзләренә караган биләмәдән өлеш чыгарды. Тумышы белән Ундур кешесе ул. Заводта җитештерү җитәкчесеннән компания башлыгына кадәр үскән шәхес. Эшләгән кешенең кадерен белүче…»

Менә мәчетнең заманча проект буенча төзелгән күркәм бинасының эченә үтәбез. Бирегә милли тормыш активистларыннан егермеләп кеше җыелган. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар: мәчетнең имам-хатибы Иршад Вәлиев, Франгиза һәм Камил Идиятулловлар, Марат Әүхәдиев, Әхмәдулла Азизов, Наил Абидуллов… Сүзне мәчетнең имам-хатыйб Иршад Касыйм улы башлады.

– Аллаһ йортын без администрация җитәкчелегендә бөтен халык белән күтәрдек. Аның проектын хәзрәт Нәзгать Мәгарифуллин белән берлектә проект институты эшләде. Мәчет 2017 елның 14 маенда ачылган иде. Шуннан бирле ул Ундур мөсеманнарын үзенә тартып торучы изге йортка әйләнде. Бирегә мөселман бәйрәмнәре вакытында гына түгел, җомга намазына да күп кеше җыела. Авыл аша үтүче юлчылар да кагыла. Мине бигрәк тә әби-бабайларның оныклары белән килүе куандыра. Исем куштыру, никах тантаналарыннан алып, җеназа намазларына кадәр барысы да шушында уза.

Ун дару – Россия тарихы көзгесендә

Сүзебез тарихчылар элекке Болгар җирләреннән саналган Ундурның тарихын да әйләнеп үтмәде. Аларның фикеренчә, бик-бик борынгы заманнарда монда җир платосы (яссы калкулык) күтәрелү нәтиҗәсендә юкка чыккан диңгез булган. Аның урынында барлыкка килгән глауконит комлыгында һәртөрле минералларга һәм аминокислоталарга бай «Волжанка» суы барлыкка килә. Күрәсең, ерак бабаларыбыз да ул суның шифасын белгәннәр. Юкка гына бу урынны Ун дару – Ундур исеме белән атап йөртмәгәннәрдер. Дөрес, әлеге атаманың асылын башкача шәрехләүчеләр дә бар. Шундагы «Дубки» шифаханәсе табибы Илдар Чукмаров, мәсәлән, аны «Мең дару» дип аңлау ягында. Аның фикеренчә, монда килеп утырган мордва халкы аны үз теленә яраклаштырып, «Ундуры»га әйләндергән. Филологлар исә әлеге атаманы борынгы төрки телдәге унедер – калкулык төшенчәсе белән бәйләп карый. Чынлап та, авыл Идел буе калкулыгының текә яры өстендә утыра бит. Кайсы гына фаразны алсаң да, ул безнең халык тарихына килеп тоташа. Моны рус тарихчылары да инкарь итми. К.Н.Невоструев үзенең «О городищах древняго Волжско-Болгарскаго и Казанскаго царств» китабының «Ундур шәһәрчекләре» бүлегендә болай яза: «Риваятьләргә караганда, Ундур башта татар авылы булган. Монда яшәүчеләрнең бик күбендә хәзерге көнгәчә татар фамилияләре сакланып калу да шул хакта сөйли. Бу турыда 1636 елда безнең якларда булып, Волга буйлап Персиягә китеп баручы сәяхәтче Олеарий да язып калдырган. Ул заманнарда әле монда өч Ундур – Югары, Урта, Иске (Түбән) шәһәрчекләрне аерып карарга мөмкин булган…»

Шуннан соң узган гасырларда биредә, нигездә, мордва халкы яшәгән. Казан ханлыгын алганнан соң, патша туфрагы уңдырышлы, Идел-Зөясе балыкка бай һәм минераль су чыгып яткан оҗмах урыннарын рус җир биләүчеләргә бүлгәләп биргән. Күрәсең, алар үзләре белән крепостной крестьяннарын да ияртеп килгәннәр. Җирләр бер помещиктан икенчесенә күчкән. Рус елъязмаларында Ундур шәһәрчеге атамасы беренче тапкыр 1650 елда патша Алексей Михайловичның аны Казан дворянины Иван Елизарович Юрьевка һәм аның улы Михаилга бүләк итү турындагы таныклыгында телгә алына.

1708 елда бу төбәк Казан губернясының Казан өязенә кертелә. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында ул Себер губернаторы А.В.Толстой җирләре булып санала. Нәсел дәвамчысы булмаганлыктан, губернатор үз биләмәләрен кияве – хәрби инженер, генерал-майор П.Н.Ивашевка васыять итә. Ни өчен мин ул чорны азмы-күпме киңрәк яктыртырга телим дигәндә, моның да сәбәбе бар. Ивашевлар – чыгышлары белән Казан губернасының Арча өязе кешеләре. Петр Никифорович, Россия чикләрен киңәйтүгә ирешкән рус-төрек сугышында катнашып, Измаил крепостен алуда һәм 1812 елгы Ватан сугышындагы батырлыклары белән танылган булса, аның улы Василий – Россияне крепостнойлыктан азат итәргә теләгән декабристларның берсе. Әтисенең даны да, патшага гозерләре дә декабристны Чита бастругына сөрүдән коткарып кала алмый. Ульяновскиның совет заманында оешкан төбәкне өйрәнү музеенда Кавалергард полкы ротмистры Василий Ивашевның шәхси әйберләре саклана. Хәзерге чордагы патриотизм рухын көчәйтү дулкынына кушылган ундурлылар үзләрендәге бердәнбер лицейга Петр Ивашев исемен бирдерергә телиләр. Әлбәттә, аны аталы-уллы Ивашевлар исемендәге лицей дип атасалар, патриотларның да, либералларның да күңеле тынычланыр иде.

Бабалар җиренә кайту

Соңгы берничә дистә ел эчендә татарлар борынгы бабалары җирләрен кабаттан үзләштерә башлаган. Элек В.И.Ленин исемендәге санаторийның генераль директоры урынбасары булып, хәзер Ундур авыл җирлеге башлыгы Зәкәрия Рәис улы Измайлов кызыклы гына мәгълүмат җиткерде: монда көн күрүче 3600 кешенең хәзер 239 ы татар икән. Алар бирегә Татарстан, Чувашстан республикаларыннан, Россиянең башка төбәкләреннән күченеп килгәннәр һәм, төпләнеп, нык тормыш алып баралар. Күпләр заманча коттеджлар салып кергән. Туксанынчы еллар түнтәрелешеннән соң күпчелек үз җаен үзе карый. Кемдер терлек, кемдер умарта тота. Янәшәдә урнашкан ике санаторийда, «Волжанка» компаниясендә эш бар. Бик сирәкләр үз хуҗалыкларын оештырып, башкалар өчен дә эш урыннары булдыра. Шундыйларның берсе – Камил Идиатуллов. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше ул. Россия Федерациясенең атказанган агросәнәгать хезмәткәре исеменә ия зат. Исеме өлкәдә генә түгел, күрше-тирәләрдә, шул исәптән Татарстанда да билгеле. Ул җитәкләгән «Хлебороб» ширкәте зур гына коллектив өчен хезмәт кую һәм тотрыклы хезмәт хакы алу урыны санала.

– Без элиталы орлыкчылык белән шөгыльләнәбез. Тәтеш районы белән чиктә урнашкан Русская Беденьга җирләре хәзерге көндә новаторлык технологияләрен сынау мәйданы булып тора, – дип кыскача гына үз хуҗалыгы белән таныштырып китте Камил Борһанович. – Төп игътибар бодай белән арпага. Ульяновск һәм Казан фәнни-тикшеренү институтлары белән тыгыз хезмәттәшлек иткәнгә, бездә җитештерелгән орлыкларга ышаныч зур. Чәчү материалы буларак, ул кыйммәт йөри. Үсеш юлы булганга, хуҗалыкның эшче-хезмәткәрләр тотарлык мөмкинлеге бар.

Авырткан урын

– Мин бу якларга илле ел элек килеп чыктым. Безнең гаиләдә ун бала үсеп, мин шуларның икенчесе идем. Шуңа яшьли үз көнемне үзем күрергә туры килде, – дип сөйли имам-хатыйб Иршад Касыйм улы. – Колхозда шофер булып эшләдем. Пенсиягә чыккач, ныклап дин юлына кереп киттем.

Авылда ислам динен көчәйтү өчен мәчет төзүне кайгыртып, янып-көеп йөрүчеләрнең берсе ул булган. Очрашудагы сөйләшүләрдән шул да аңлашылды: өлкән буын күңелендә өлкәнең данлы-шанлы чакларын сагыну саркып тора.

– Безнең Ульяновск туристлар мәркәзе иде бит. Ленин туган шәһәрне, Ульяновлар яшәгән йортны күрү өчен чит илләрдән дә киләләр иде. Ул заманнарда кала авиакомплекс, радиотехника, машина төзелеше предприятиеләре белән дан тотты, – дип сөйләде әңгәмәдәшләрем. Узган заманда калган тагын бер тармак – балыкчылык икән. – Тәтештәге балык һәйкәлен күргәнегез бармы? Идел суында 1921 елда тотылган 960 килограммлы белуга (кырпы) хөрмәтенә куелган ул. Хәзер инде безнең суларда севрюга (укбаш), стерлядь (чөгә), осётр (мәрсин) кебек затлы балыклар гына түгел, сазан, чуртан, җәен тоту да хыялга әйләнде. Атаклы балыкчылык хуҗалыгы юкка чыкты. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң, кара туфраклы үзәнлекләр, шул исәптән Кече Ундур да су астында күмелеп калды.

Иң аянычы – хуҗалык итүнең күп тармаклары юкка чыгу аркасында яшьләр өчен эш урыннары кыскарган. Шунлыктан алар Ульяновскида да артык тоткарланып тормыйча, Мәскәүгә китү җаен карый. Нәтиҗәдә мәктәпкә керүче балалар саны елдан ел кими бара. Яңа уку елында татар гаиләләреннән беренче сыйныфта 5-6 бала булыр дип көтәләр.

– Уку программасында татар теле дәресләре юк. Ул факультатив рәвештә генә укытыла. Рамис Сафин бик ярдәм итәргә тырышса да, яшь ата-аналар телнең, гореф-гадәтләрнең әһәмиятен аңлап бетермиләр, – дип көенәләр аксакаллар. – Ярый әле мәчет эшләп тора. Аңлы әби-бабайлар анда өйрәтелгән гарәп теле һәм ислам нигезләре курсларына оныкларын да алып килә.

Соңгы берничә дистә ел эчендә милли укыту һәм тәрбиядә барлыкка килгән шундый үзгәрешләр нәтиҗәсендә милләтара никахларның аеруча күбәеп китүенә дә борчыла Ундур мөселманнары. «Андыйларның тиз таркалуы аркасында күп кенә балалар ярым ятим үсә, – диләр. – Моннан милләткә генә түгел, дәүләткә дә зыян».

– ВКонтактедагы «Ульяновск татарлары» дигән социаль группа оешканнан соң, хәл бераз үзгәрде, – дип сүз алды очрашуда катнашучыларның иң яше экономист Наил Абдуллов. – Аны оештыручы Ләйлә туташ татар кичәләрендә махсус таныштырулар алып бара. Мин үзем дә хатыным белән интернет аша таныштым. Хәзер ике балабыз бар. Ундурда яшәүче әти-әниләр янына еш кайтабыз. Милли бәйрәмнәрне калдырмыйбыз. Балалар туган телне белсен, үз гореф-гадәтләребездә тәрбияләнсен дип тырышабыз.

Бүгенге көндә дин, тел күпләр өчен йөрәктән тамып торган кан кебек. Хатын-кыз әңгәмәдәшләрем сөйлиләр:

– Хәзер еш кына: «Килен (йә кияү) ислам динен алды. Никахта татарча исем бирдек», – дип сөйләүчеләрне очратасың. Дәрт кайнап торган чакта барысына да риза алар. Ләкин һәркем үз Алласы тарафыннан үз динендә яратыла. Аны алыштырып уйнау ике динне дә мәсхәрәләү генә ул. Яшь барган саен үз динеңә, үз кавемеңә тартыласың. (Бу хакта сөйләүчеләр күбесе: «Үз тәҗрибәм буенча беләм», – дип өстәп куялар). Бала тууга ук каршылык туа. Нинди исем кушарга? Нинди гореф-гадәт буенча? Моны көйли алмаучы гаиләләрнең таркалып китүе гаҗәп түгел. Без шуны яшьләргә аңлатырга тырышып карасак та, үз битләре пешми торып, ышанмыйлар.

Татар – Африкада яшәсә дә татар инде ул. Аны Татарстанда да, Ульяновскида да, Себердә дә бер үк мәсьәлә – милләтне саклап калу мәсьәләсе борчый.

Сөмбел ТАИШЕВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*