tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССР ның 100 еллыгына старт бирелде
Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССР ның 100 еллыгына старт бирелде

Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССР ның 100 еллыгына старт бирелде

Кайбыч район хакимияте “ТАССР ның 100 еллыгы” программасын район күләмендә тантаналы ачып җибәрер өчен, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте “Кәрван мирас” проектын чакырды. Бүген Урмай поселениясе җитәкчеләре, Урмай, Тукай мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, Урмай авылының “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбельләре, “Кәрван мирас” этник фольклор һәм замана популяр җыр һәм биюләре белән Кайбычта.

Шушы бәйрәм кысаларында Кайбыч район хакимияте һәм Урмай авылы поселенияседә үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә  имзаланды. Ике җитәкче – Урмай авыл башлыгы Минзаһит Зәйнуллин һәм Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин документка кул куйды.

Бәйрәм белән Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов котлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*