tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чуваш Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, Чуваш Республикасының һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуваш Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры Фәрит Гыйбатдинов вафат.

Фәрит Абдулла улы 40 ел дәвамында «Мишәрләр» ансамбленең җитәкчесе, балалар сәнгать мәктәбе директоры вазифаларын  да башкарып, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга зур өлеш кертте. Ул Чуваш Республикасы татарларын берләштереп торучы үрнәк лидер иде.

Фәрит әфәнде Самара татарлары белән дә элемтәдә иде. Ул берничә тапкыр шәһәребездә кунакта булып, өлкә  “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы уздырган “Боз озату” һәм “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәмнәрендә катнашты. Аның ни кадәр милли җанлы, төпле фикер йөртә белүенә сокланган идек.

Самара татарлары исеменнән Фәрит Абдулла улы Гыйбатдиновның туганнарының, якыннарының һәм фикердәшләренең авыр кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен. Мәрхүмнең жаны тыныч, урыны оҗмахта булсын.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*