tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каз канаты каурый-каурый…
Каз канаты каурый-каурый…

Каз канаты каурый-каурый…

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре,  гореф-гадәтләре һәм йолалары бихисап. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле Сабантуй һәм Нәүрүз, ислам диненә бәйле Корбан һәм Рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе… Еллар үткән саен алар яңара, формалары үзгәрә.

Мамадыш районы,  Сон төбәге районыбызда каз өмәсен зурлап үткәрүче бердәнбер төбәк, дисәм дә, һич арттыру булмас. Быел сигезенче мәртәбә оештырылды ул. Инициаторы ул чагында да, бүген дә – Кече Сон авыл мәдәният йорты директоры Фәрит Хуҗин. Әлеге чарада ел саен диярлек катнашканга, шулай дип әйтергә тулы хокукым бар. Кече сонлылар аның инициативасын күтәреп алганнар иде. Сон авыл җирлеге дә аңа һәрьяклап ярдәм кулы суза.

Үткәнгә күз салыйк әле

Каз ул – кулга ияләштерелгән иң борынгы йорт кошларының берсе. Халык элек-электән күп итеп каз асрарга яраткан. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк-ястыклар ясаганнар. Мендәрләрдән башка авыл йортын күз алдына китереп буламы соң?  Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп әзерләгән каз бәлешенә, каз тәбикмәгенә, какланган казга җитәме соң! Каз маен бүген дә дәвалау өчен кулланалар. Кышкы суыкларда, колак очлары өшесә, каз мае сөртсәң, салкын тигәндә каз маен эретеп эчсәң, проблемалар ким була.    Каз – туйларның да төп күрке. Чөнки кыз яки улның туен үткәргәндә пар каз борынгыдан инде туйның хөрмәтле күчтәнәче булган. Хәер, бүген дә туйларда каз чыгару йоласы яшәп килә әле. Әмма ул булдымы булдыга гына. Анда бернинди дә үткән традиция сакланмаган.  Пар казларны матур табакка салып, җырулар белән, матур теләкләр әйтеп туй өстәленә чыгаралар иде элек. Каз өмәсенә килгәндә, ул авыл тормышының бизәге булып торды. Бу йола ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да.

Мин дә каз йолкыдым

Чалынган казларны йолкуда катнашу бәхете тәтеде үземә. Быел уналты каз үстергән Фәрит Хуҗин мунчасында берничә авыл хатыны әлеге эш белән мәш киләләр иде. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барды. Форсаттан файдаланып, каз йолкучы Миләүшә Сафина белән аның яшь чакларына кайтып килдек.

Милауша СафинаМиләүшә САФИНА:

–Без үскәндә йорт саен диярлек каз асрыйлар иде. Каз бәбкәләрен саклау бала-чага җилкәсенә төште. Андый урында тик кенә утырасыңмыни ул: төрле уеннар уйнап, казларның бәбкәләрен ияртеп, уҗым басуларына кереп киткәннәрен күрмичә дә кала идек. Шул чагында пеләвәй Зиннур абый Әхмәтшин узса, эшләр хөртиләнә иде. Ул бөтен көтүне атлар сараеның дубырнигына ябып куя иде. Дөрес, шуграклар, кошларны ачып чыгару җаен таптылар. Кайчагында бер баш кошка 50шәр тиен түләп, каз-бәбкәләрне әти-әниләр “әсирлек“тән коткара иделәр. Каз саклаганда, су буйларында, чирәмлекләрдә 12 таяклы, чыжыклы һәм башка бик күп уеннар уйный идек.

Кайда өмә–егетләр шунды

Мунчада казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетте. Эре канатлары сыдырылды. Өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруыдыр, мөгаен. Элекке вакытларда сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар аларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата барганнар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен өчен эшләнгән. Капка төбендә кызларны егетләр каршы алды. Урамда җырлар җырлаганнан, такмаклар әйтелгәннән, биюләр башкарылганнан соң, бәйрәмдә катнашучылар авылның Мәчет асты чишмәсенә юл алды. Кызлар каз чайкаганда дистәләрчә кеше, олысы-кечесе төрле уеннар уйнадылар, биюләр башкардылар. Фәрит Хуҗинга монда коллегалары, мәктәп коллективы ярдәмгә килде. Район мәдәният йорты, Түбән Яке, Урта Кирмән авыллары мәдәният йортлары хезмәттәшләре, китапханәчеләр.

Минсылу райсаМиңсылу ЙОСЫПОВА белән Рәйсә МИФТАХОВА, пенсионерлар:

–Казларны юып кайтуга, кайнар чәй, каз маенда пешкән коймак кызларны көтә иде. Ә бәлешләрне кичке ашка пешердек. Монда инде кызлар белән егетләр дә кунакка чакырыла иде. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга иде. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәштеләр. Бүген бу өмәнең бездә зурлап үткәрелүенә чын күңелдән шатбыз. Дөньялар гына имин булсын, алдагы буыннар да ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытмасыннар иде.

Бәйрәм кичкәчә барган

Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән булган. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан соң гына кертелә. Ә кунак җыю, кунак сыйлау—гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган.

Фарида ХамидуллинаФәридә Хәмидуллина, традицион милли мәдәниятне үстерү үзәгенең өлкән белгече:

–Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы булып торалар. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның культурасы, яшәеше зәгыйфьләнә. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Тормыш шартлары үзгәрү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу – табигый. Әгәр без  халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертеп, кешеләрне бер-берсенә якынайтып, берләштерә алсак, куелган максатыбызга ирешәчәкбез.

ТанзилаТәнзилә Сәйфуллина,  Мамадыш районы, Кече Сон урта мәктәбе директоры:

–Татар халкында төрле бәйрәмнәр бик күп. Халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү бик кирәк ул. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры булган. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан – буынга җиткерергә иде аларны.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Бүген аларның күпчелеген мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрсәк тә. Димәк, халкыбыз күңелле бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белә. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә

Фирая Мингалиева, Мамадыш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*