tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан рәссамы: җырчыга мәдхия
Казахстан рәссамы: җырчыга мәдхия

Казахстан рәссамы: җырчыга мәдхия

Шушы көннәрдә Казахстанда яшәп иҗат итүче рәссам Камил Муллашев халкыбызның сөекле улы, бөек җырчыбыз Илһам Шакировның портретын тәмамлавын хәбәр итте.

“Җыр язмышым минем” дип аталган картина өстендә эш бер елдан артык (2014-2015) дәвам иткән. Автор аны җырчының 80 еллыгына багышланганын искәртә.

Камил Муллашев Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Франция сынлы сәнгать академиясе лауреаты, Казахстан сынлы сәнгать академиясе академигы, Кытай сынлы сәнгать академиясе академигы.

Аста рәссам ясаган билгеле шәхесләр портретлары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*