tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарларына әзерләнә. Кая барырга?
Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарларына әзерләнә. Кая барырга?

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарларына әзерләнә. Кая барырга?

6 нчы май – Изге Рамазан аеның беренче көне. Сезнең игътибарыгызга авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырылучы Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеген тәкъдим итәбез. Аларга теләгән һәркем килә ала. Бары Казанда гына кырык мәчеттә ифтарлар узачак.

Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәчетләр исемлеге – кушымтада.

Iftary

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*