tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кабат эшкуарларны җыя
Казан кабат эшкуарларны җыя

Казан кабат эшкуарларны җыя

Киләсе атнада Казан 29 чит илдә һәм 63 Россия төбәгендә яшәүче дүрт йөзләп татар эшкуарын кабул итәчәк. Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) оештыра торган ундүртенче “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” җыенына килүчеләр болар. Башкалабызга барысы 660 кунак чакырылган.

Җыен көннәрендә БТК Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы уздырылып, анда тәмамланып килүче елга йомгак ясалачак. Шул уңайдан БТК башкарма комитетында матбугат җыелышы үткәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, 17 декабрь көнне эшкуарларны Татарстан Фәннәр академиясенә җыеп укытачаклар. Анда республикабызның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы министрлыклары, Сәүдә палатасы вәкилләре милләттәшләребезгә Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен, эшлекле хезмәттәшлек урнаштыру юлларын бәян итәчәк. 18 декабрь көнне төшкә кадәр “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында эшкуарлар җыенының пленар утырышын уздыру планлаштырылган. Утырыш ачылыр алдыннан фойеда татар милли ашлары күргәзмәсе оештырылачак. 18 декабрь көнне төштән соң, шушында ук Милли Шураның киңәйтелгән утырышын үткәрү күздә тотыла. Бу вакытта эшкуарларны Яшел Үзән шәһәрендәге “POZIS” сәнәгать ширкәтенә, Казандагы “Химград” технополисына, Лаеш районындагы “Рамай” фермер хуҗалыгына һәм Иннополис махсус икътисади зонасына алып бару каралган.

Милли Шура утырышына, ел йомгакларында катнашу өчен килгән милли-мәдәни оешма җитәкчеләре һәм эшкуарлар Кәрим Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбленең “Зәңгәр шәл” вокаль-хореогрфик спектаклен, Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә-ханбикәнең тууына 500 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә караячак.

19 декабрь көнне Татарстан Фәннәр академиясендә Мәскәү галиме, тарихчы Вадим Трепавлов, җыенга килгәннәр өчен, Алтын Урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы уңаеннан “Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү” дигән лекция сөйләячәк. Шушы ук көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантанада катнашу мөмкинлеге булачак.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*