tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестиваленең жюри комиссиясе быел дистанцион эшли
Казан кинофестиваленең жюри комиссиясе быел дистанцион эшли

Казан кинофестиваленең жюри комиссиясе быел дистанцион эшли

XVI Казан кинофестиваленең жюри комиссиясен танылган киносценарист, ВГИК профессоры, СССР һәм Үзбәкстан Дәүләт премияләре лауреаты Одельша Агишев җитәкли. Быел комиссия читтән торып кына эшли. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел фестивальнең жюри комиссиясе эшен тулысынча ябык форматта алып барачак. Фильмнарны дистанцион карап бәяләячәкләр. Одельша Агишев рәислегендәге жюри утырышлары да онлайн режимда үткәреләчәк.

Жюри составында Бангладеш кино белгече Садия Кхалид, Казахстан актеры Фәрхәд Абдраимов, Таҗикстан режиссеры һәм сценаристы Сафарбек Солиев һәм Башкортстан режиссеры Булат Юсупов бар.

Быел Казан кинофестивале техник режимда уза һәм тамашачы өчен ябык булачак. Фильмның шорт битенә 52 фильм кертелгән.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*