tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Татарстанның танылган рәссам-каллиграфларының эшләре тәкъдим ителәчәк
Казан Кремлендә Татарстанның танылган рәссам-каллиграфларының эшләре тәкъдим ителәчәк

Казан Кремлендә Татарстанның танылган рәссам-каллиграфларының эшләре тәкъдим ителәчәк

28 октябрьдә Казан Кремлендәге Татар шамаиле галереясында «Фатиха: яңа мәгънәләр» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстанда танылган яшь рәссам-каллиграфларның эшләре белән таныштырачак. «Фатиха» иҗат төркеменә Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан), Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан – Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург) керә.

Күргәзмәгә килүчеләр гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган 30дан артык эш белән таныша алачак. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көненә багышланган экспозиция 2021 елның февраленә кадәр эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*