tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан милли-мәдәни үзәген Милли китапханәгә нигә үзгәртергә кирәк иде?
Казан милли-мәдәни үзәген Милли китапханәгә нигә үзгәртергә кирәк иде?

Казан милли-мәдәни үзәген Милли китапханәгә нигә үзгәртергә кирәк иде?

Уңайлы, күпфункцияле, заманча мәйдан булдыру. Казан милли-мәдәни үзәген Милли китапханәгә нигә үзгәртергә кирәк иде дигәч, әлеге бинада беренче матбугат конференциясен оештыручылар әнә шулай диделәр. Шул ук вакытта монда татар рухы югалмаячак дип тә ышандырдылар. Өстәвенә, моңарчы үз почмакларын таба алмый изаланган шәһәрчеләр дә, ниһаять, бер түбә астына тупланачак.

Матбугат конференциясенә каска киеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, төзелеш аша үтеп керәсе иде. Сүз уңаеннан, ул милли-мәдәни үзәккә өстәп ясалган пыяла корылмада узды. Ә хәзер үзегезне китапханә бинасында итеп күз алдына китерегез. Сез беренче катта, заманча китап уку залында. Өстәлдә моңарчы сирәк кулъязмалар бүлегендә сакланган китап, каршыгызда Казансуның зәңгәр дәрьясы. Болардан укучы аз да түгел, күп тә түгел, август ае азагында файдалана башлаячак.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова, мәдәният министры Ирада Әюпова, аның яңа урынбасары сыйфатында Сөембикә Җиһаншина, милли китапханәнең яңа директоры вазыйфасында Мәдинә Тимерҗанова катнашты.

Мәдәни үзәкне милли китапханәгә үзгәртү проекты “Хора” бюросы архитекторлары һәм Н.Некрасов исемендәге Мәскәү үзәк китапханәсе хезмәткәрләренеке. Хәзер биредә ике уку залы булачак. Беренче каттагысы – яңа буын китапханәсе, биредә яшьләр һәм балалар өчен музыка, компьютер заллары һәм башка уңайлыклар каралган. Икенче каттагы классик типтагы китапханәдә төрле өлкәләргә кагылышлы 150 мең нөсхә документ тәкъдим ителәчәк.

‌Конференциядә мәдәният министры Ирада Әюпова сирәк китаплар күрсәтеп, аларны халыкка якынайтырга кирәк дигән фикерен әйтте һәм Туфан Миңнуллинның Татарстан Дәүләт Советындагы соңгы чыгышын искә алды:

– Ул чакта Туфан Абдулла улы мәдәниятнең хәле турында ачынып сөйләде һәм өч теманы билгеләп үтте. Аның берсе – милли китапханә иде. Безнең республикага заманча, актуаль китапханә булырга тиеш, диде. Түбән Кама һәм Чаллы театрлары турында да сүз булды. Ул чакта миңа мәдәниятбез өчен оят булса, хәзер горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Узган елны Түбән Кама театрын төзекләндердек. Бүген шундый иркен, уңайлы, заманча китапханәне ачарга җыенабыз. Сентябрьдә, Алла бирса, Чаллы драма театры бинасы да ачылачак. Мин Президентыбызга мәдәнияткә игътибары өчен рәхмәтле. Миңа оят түгел.

Министр китапханәне мәгълүмат үзләштерү һәм мәдәни кодны буыннан-буынга тапшыру урыны дип тә атады. Сорауларга җавап биргәндә, биредә татар теле һәм татар рухы яшәячәк дип ышандырды.

Наталья Фишман милли китапханәнең бөтен уңайлыклары белән таныштырды. Беренче катта, әйткәнебезчә, “яңа буын китапханәсе” урнаша. Монда уку залы белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер бүлмәләре булачак. Икенче катта – “классик” уку залы. Биредә укучыларга 150 мең нөсхә документ белән  танышып булачак. Болардан кала, китапханә бинасында тавыш яздыру студиясе, 200 һәм 120 кеше сыярлык тамаша заллары, күргәзмә залы булачак. Бинаның җир астындагы өлешендә китап саклау фонды урын алачак. Анда ике миллионнан артык китап һәм башка төр документлар саклауда булачак.

Очрашуда көтелмәгән борылыш та булып алды. Яңа җитәкче Мәдинә Тимерҗанова Тәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим ясады. Аңа кадәр Тәбрис Яруллин шәһәрчеләр яңа бинада үзләренә урын табачак дип чыгыш ясаган иде.

Сүз уңаеннан, китапханәдә “Моң” театр мәйданы эшли башлаячак. Бу – биредә “Әлиф” берләшмәсе, “Шәһәр кешеләре театры”, “Угол” лабораториясе репертуары күрсәтеләчәк дигән сүз. “Смена” да биредә китап кибете сыйфатында үзенә урын табачак һәм китап фестивальләре хәзер биредә үтәчәк.

Милли китапханәнең элекке бинасы белән ни булыр соң?  Тарихи Ушкова йорты төзекләндерүгә мохтаҗ. Бу хакта Ирада Әюпова хәбәр итте. Аның әйтүенчә, төзекләндергәннән соң да ул социаль әһәмиятле бина булудан туктамаячак. Бәлки анда музей булыр, дип фаразлады министр.

Сөембикә Җиһаншина яңа китапханәне халыкка иң зур бүләк дип бәяләде. Безнең китаплы халык булуыбыз, китапханә тарихы турында телгә алды. Ул гомерен китапханәгә багышлаганын да әйтте. Министр урынбасары вазыйфасында да Сөембикә Җиһаншина китапханә юнәлешен алып барачагы билгеле булды.

Әлегә китапханәдә  милли чалым күренми. Икенче катта да, башкаларында да кызу ремонт эшләре бара. Сез көтмәгән билгеләр булачак, дип ышандырды оештыручылар. Көтеп карыйк.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*