tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан,  семинар-уку һәм Яңа ел пилмәне рецепты
Казан,  семинар-уку һәм Яңа ел пилмәне рецепты

Казан,  семинар-уку һәм Яңа ел пилмәне рецепты

27-28 ноябрьдә Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен “Яңа заман шартларында басма матбугатны әзерләү” темасына багышланган семинар-укулар узды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” агентлыгы оештырган чарада “Диләфрүз” гәзите дә катнашты.

«Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары мөхәррире Илназ Фазуллин, “Матбугат.ру” сайтын төзүче, интернет-журналист Данил Сафаров, “Татар-информ”ның шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева яңа заман шартларында гәзит-журналларны саклап калу, гәзитләрнең электрон версиясен эшләү, ВКонтакте, Одноклассники, Instagram, Twitter, Ютуб һәм Фейсбукта төркемнәрне булдыру үзенчәлекләре, эш тәҗрибәләре белән бүлеште.

“Кызыл таң” нәшрият йорты директоры Фаил Фәтхетдинов “Кызыл таң”, “Әллүки”, “Тулпар” басмалары мисалында конвергент редакция эшчәнлеге белән таныштырды.
Семинар программасы кысаларында Русия төбәкләреннән җыелган журналистлар ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты. Бу семинар-укуларда катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат туплады. Оештыручыларга зур рәхмәт!

Ял сәгатьләрендә журналистлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгел, болай ул” комедия-скетчын карады. Спектакльнең мәгънәсе дә бар кебек, актерларның бер образдан икенчесенә бик оста керүен дә күрергә була. Әмма театр бинасыннан чыкканда, шәхсән минем үземдә монда үткәргән сәгатем өчен сөенү хисе тумады. Киресенчә, Казан кадәр Казанда, Казан кадәр Казанга килеп… дигән уйлар борчыды.

Күңелле тәэссоратларга килгәндә, семинар-уку барышында Русия төбәкләрендә яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениедә эшләүче журналистлар арасында төрле темаларга җылы аралашу булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме уңаеннан үзе яратып пешергән “Яңа ел пилмәне” рецепты серен дә ачты.
Кирәк булачак: 1 л кайнар су, 1 стакан салкын су, пилмән (ир-егеткә – 15-20, хатын-кызга 10-15 исәбеннән), суган, дәфнә ярагы, борыч, тоз.
Бу рецепт буенча пешерелгән пилмән камыры тәмлерәк һәм матуррак була. Су кайнап чыккач, туралган суган, дәфнә яфрагы, борыч салына. Үзегез яраткан башка тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин.

Пилмән салгач, бераздан шулпа кайнап чыга һәм җәһәт кенә 1 л су исәбеннән 1 стакан салкын су өстәргә кирәк. Кайнаган пилмән кире аска төшәчәк һәм, яңадан кайнап чыккач, пилмәннәрне 10 минут тирәсе пешерәсең. Ашларыгыз тәмле булсын!

Яңа 2019 елда яраткан гәзитләребезнең укучылары саны кимемәсен!

Дилә Хәйретдинова, Башкортстан
“Диләфрүз” гәзите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*