tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәренең 2 гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина: «Тыныч күңел белән китәм»
Казан шәһәренең 2 гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина: «Тыныч күңел белән китәм»

Казан шәһәренең 2 гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина: «Тыныч күңел белән китәм»

Бүген Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназия директоры Камәрия Хәмидуллинаның вазыйфасыннан китүе билгеле булды. Аның урынына элек 13 гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнгән.

Татар җәмәгатьчелеге яңа җитәкче гимназиянең бөтенлеген һәм андагы татар рухын саклап кала алырмы, дип борчыла. Без бу сорауны Камәрия Хәмидуллинага бирдек:

“Рамил Гайнуллинның белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек, фәннәрне ана телендә укытырга кирәк булуын күңеле белән аңлый, мин аны гимназиянең традицияләрен дәвам итә алыр, дип уйлыйм. Вазыйфамнан үз теләгем, күптән кабул ителгән карарым белән китәм. Яшем җитте, эшләү елларым, Аллага шөкер, күп булды. Канәгатьмен. Максатларга ирешелде, зур эшләр эшләнелде. Тыныч күңел белән китеп барам.

Гимназиядә гөрләп торган база тупланды, балалар саны 800гә җиткерелде. Үзенең балалар бакчасы булдырылды, гимназия университет канаты астына керде. Хәзер остазлык мәктәбе төзергә хөкүмәт акча бирде. Аның бөтен техник биремнәрен эшләп калдырдым. Бина артачак, шунысына сөенәм.

Гимназияне бөтенләй ташлап бетерү читен булыр, музей комплексында бәлки бераз эшләрмен дигән уем бар”, – диде ул киләчәк планнары турында.

Камәрия Хәмидуллина узган елның ноябрендә 70 яшен билгеләп үтте. Ул Казан шәһәре Думасы депутаты да.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*