tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачты
Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачты

Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачты

Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итте.

«Без бүген „Миллиард татар“ дип аталган сайтыбызның тест версиясен ачтык. Проект идеясен Россиядә „татар тормышы энциклопедиясе“ дип атыйбыз. Биредә татарларның үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары тупланган. Ай ярым чамасы вакыт эчендә сайт тулыланыр һәм киң катлам укучыларының тарих белән кызыксынуларын канәгатьләндерә алыр дип өметләнәбез», — диде Казан журналисты, «Реальное время» интернет-басмасының элеккеге баш редакторы.

Бу турыда Минвәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә дә сөйләде. Аның сүзләренчә, яңа мәйданчыкның төп принцибы — Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән бар кеше өчен дә ачык булу.

«Идеалда — ул Россиядә рус булмаган халыклар өчен интеллектуаль лабораториянең әлегә буш булган киштәсен тулыландыра. Гади генә әйткәндә, бу милли тормышка юнәлтелгән гайд-парк, яңача Звезда Поволжья» кебек», — ди ул һәм яңа басманың официоздан да, төрле милләттәге маргиналлардан да бер үк ераклыкта булуын ассызыклый.

Минвәлиев проектны финанслау серен ачмады. Редакция бик компактлы гына булу сәбәпле, ул моның «шактый чамалы гына» булуын әйтте.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*