tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче тапкыр TAT CULT FEST фестивале узды (ФОТО, ВИДЕО)

Казанда беренче тапкыр TAT CULT FEST фестивале узды (ФОТО, ВИДЕО)

30 август көнне  Казан Кирмәне территориясендә заманча татар мәдәнияте өлкәсендәге төп вакыйга — TAT CULT FEST фестивале узды.

Өч сәхнәдә дөньяның иң яхшы 30 татар башкаручысы: Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия), Энвер Измайлов (Кырым), Super Tatar (Финляндия-Германия), Aygyul (Австрия), АИГЕЛ (Санкт-Петербург), Ислам Сатыров (Ставрополь крае) һ.б чыгыш ясады.

Казан Кремлендә төрле локациядәрдә  татар режиссерлары һәм артистларының кинолары һәм театраль чыгышлары, яшь рәссамнарның интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары күрсәтелде. Моннан тыш фудкорт, балалар мәйданчыгы, ял итү зонасы, әдәби ишегалды, лекторий, күргәзмә зоналары оештырылды.

Чараны Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казанның башка шәһәр берләшмәләре оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*