tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак
Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак

Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак

Казанда 7нче август көнне Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак. Бу хакта комплексның җитәкчесе, Мәрҗани мәчетенең икенче имамы Мөхәммәт Җәләлетдинов хәбәр итте.

«Әлеге бәйрәмгә бик күп кеше килергә тиеш. Төрле җитәкчеләрне чакырдык. Комплекста Муллин музей-йорты, электән үк килгән кош-корт йорты, милли чәй галереясе, „Кунак“ кофейнясы булачак», — дип сөйләде Мөхәммәт хәзрәт Җәләлетдинов.

Милли чәй галереясына килгән кунаклар 60 төрле кайнатма, 30дан артык төр бал һәм мич коймагын кабып карый алачак. Күңелгә хуш килгән милли татар тәм-томнарын сатып алып та булачак.

«Барлык әйберләр дә XIX гасыр хәлле татар кешесенең йортын, ишек алдын хәтерләтәчәк. Болар барысы да тарихи мәгълүматларга нигезләнеп эшләнде. Килгән кеше шул чор атмосферасына чумачак. Алдан әзерләнгән программа яисә экскурсия үткәрүче артистыбыз да бар», — диде комплекс җитәкчесе.

Тарихи-мәдәни комплекс Борһанетдин Муллин исемен йөртәчәк.

«Муллин үзе 2нче гильдия сәүдәгере булган, рус телен камил белгән. Озак еллар ул шәһәр идарәсе әгъзасы булып тора. Шул ук вакытта иганәчелек белән дә шөгыльләнә: мәчетләр һәм мәдәрәсә салганда ярдәм күрсәтә», — дип аңлатты Мөхәммәт хәзрәт.

Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылу тантанасы 7нче августта 18:00 сәгатьтә Каюм Насыйри урамы 11, Муллин йорты ишегалдында була.

Ләйсән Рәхмәтуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*