tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда бүген мөселман киносы фестивале ачыла
Казанда бүген мөселман киносы фестивале ачыла

Казанда бүген мөселман киносы фестивале ачыла

Бүген Казан мөселман киносы фестивале кызыл келәменнән «Великолепный век» сериалы актеры Сәлим Байтактар, Россия киносы артистлары Лариса Удовиченко, Юлия Рутберг, Алексей Петрухин, режиссерлар Борис Грачевский, Николай Досталь, Хуҗаколый Нарлиев һәм башкалар үтәчәк. Бу хакта кинофестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда халыкара мөселман киносы фестивлале ачыла. Ачылу тантанасы бүген Камал театрында 18.00 сәгатьтә булачак. Конкурс программасына кертелгән фильмнар «Ривьера» күңел ачу үзәгенең «Алмаз Синема Порт» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Кинофестивальнең махсус программалары «Мир» кинотеатрында була.

Кинофестиваль 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Рузилә Мөхәммәтова
 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*