tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Әдәби алан» клубы эшли башлады
Казанда «Әдәби алан» клубы эшли башлады

Казанда «Әдәби алан» клубы эшли башлады

2019 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Әдәби алан» клубының беренче утырышы узды. Очрашуда катнашучылар клуб таныклыгына ия булдылар, үзара таныштылар, аралаштылар һәм клуб эшчәнлегенә бәйле фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашуда Саба районы Үзәк китапханәсе директоры Л. Билалова, китапханәчеләр Л. Хәлилова, Г. Мостафина, язучы Г. Галимуллина һәм китап укучылар катнашты.

Очрашуның спикеры Раил Гатауллин – IT-компания җитәкчесе, шагыйрь, тәрҗемәче, «Әдәби марафон» акциясен оештыручы – үз шигырьләрен уку белән беррәттән, милли тормыш, татар әдәбияты һәм мәдәнияте хакындагы фикерләрен җиткерде, максатлар кую һәм тормышта уңышка ирешү алымнары турында сөйләде. Очрашу бик җылы һәм күтәренке рухта узды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә оешкан әлеге әдәби клубның максаты – китапханә фондында саклана торган һәм хәзерге вакытта китап укучылар арасында яратып укыла торган әдәби әсәрләребезне барлау, алар белән җентекләбрәк танышу, китап укучылар һәм авторлар белән җанлы аралашу, очрашулар оештыру.

Әдәбиятка, туган телебезгә битараф булмаган, китап укырга яраткан һәр кеше әлеге клуб әгъзасы була ала.

Клубның иң төп бурычы – Милли китапханәсенең уникаль фондында сакланучы әдәби әсәрләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Клуб утырышы һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә Милли китапханәнең төп бинасында (Кремль урамы, 33 нче йорт) узачак.

Киләсе очрашуның спикеры – язучы Гөлсинә Галимуллина. Утырыш барышында язучының иҗаты, «Кайнар диңгез юлы» исемле яңа китабы һәм, иң кызыклысы, әлеге әсәр геройларының прототиплары белән танышу көтелә.

Заман белән бергә атлаучы, татар телен һәм әдәбиятын тагын да камилрәк белергә омтылучыларны, үз шәхесен төрлечә үстерергә теләүчеләрне Милли китапханәдә көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-72-35.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*