tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының урыны билгеле булды
Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының урыны билгеле булды

Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының урыны билгеле булды

Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы Оренбург трактында урнаштырылачак. Бу урын тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйды.

Стеланы урнаштыру урыннарының өч варианты тәкъдим ителде: шәһәргә көньяктан керү – Оренбург тракты ягыннан, М7 трассасыннан Залесная урамына керү һәм Мамадыш трактындагы транспорт чишелеше ягыннан.

Казанлылар стеланы урнаштыру өчен үз вариантларын да тәкъдим итә алган. Алар арасында Елга порты районындагы яр буе, зур сәнәгать предприятиеләре тупланган Авиатөзелеш районы, тимер юл вокзалы тирәсе, Кабан күле буе, Җиңү, Урицкий исемендәге һәм «Крылья Советов» парклары, Төньяк вокзал районы һәм башкалар бар иде.

Казан мэриясе сайтында тавыш бирү ай дәвамында — 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр барды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*