tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Милләт җыены» узачак
Казанда «Милләт җыены» узачак

Казанда «Милләт җыены» узачак

29 август көнне Казанда «Милләт җыены» узачак. Бу хакта «ВТ»га Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
«Милләт җыены» уздыру идеясе пандемия башланганчы туган иде. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казанда бөтен дөньядан милләттәшләребезне җыярбыз дип уйлаган идек. Әмма соңгы айлардагы хәлләр планнарыбызга үзенең төзәтмәсен кертте», – диде ул.

Җыенга Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар киләчәк. Барлык саклык чараларын үтәп, 500 ләп кеше җыелачак. Пленар утырыш 29 август көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка җитәкчеләр катнашыр дип көтелә. 30 август көнне милләттәшләребез Республика көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*