tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак
Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак

Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак

1-4 декабрьдә Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың иң көчле спортчылары ачыкланачак, шулай ук Бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясау өчен Татарстанның җыелма командасы яңартылачак.

Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән — Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама һәм Болгардан 550 спортчы кыз катнаша.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чемпионат һәм беренчелек тамашачылардан башка узачак.

Ярышлар 9.00-19.00 сәгатьтләрдә Гимнастика үзәгендә була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*