tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Нәүрүз бизәкләре” мода үрнәкләре тәкъдим ителә
Казанда “Нәүрүз бизәкләре” мода үрнәкләре тәкъдим ителә

Казанда “Нәүрүз бизәкләре” мода үрнәкләре тәкъдим ителә

Бүген сәгать 16.00 дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында ябык рәвештә “Нәүрүз бизәкләре” дефилесы була. Анда Татарстан һәм чит ил дизайнерларының модалы киемнәрен күрергә мөмкин. Чара Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган “Назлы кулларның могҗизалы эшләре” күргәзмә кысаларында уздырыла. Анда “Сөембикә” хатын-кызлар журналы тәкъдим иткән хатын-кыз авторларның эшләре җыелмасы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан осталары экспозициясе эшләрнең төрле булуы белән үзенә җәлеп итә. Анда көмеш, күн, ярымкыйммәтле ташлар белән бизәкләнгән зәркән эшләнмәләре, хатын-кызларның чигелгән баш киемнәре һәм стильле акссессуарлар, керамика һәм фарфордан эшләнелгән бизәкле савыт-саба, курчаклар һәм сәгатьләр күрергә мөмкин булачак. Милли стильдә эшләнелгән кулланма сәнгать предметлары арасында бала кименәреннән башлап, хатын-кызлар өчен калфаклар, букчалар һәм хаситә, “Svarovski” ташлары белән эшләнелгән шамаилләргә кадәр бар.

Чара Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә уздырыла. Билет бәясе 500 сум, “Сөембикә” журналына 2 нче яртыеллыкка язылучылар, язылу квитанциясен күрсәткән очракта, 250 сумга керә алачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*