tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда өченче “КиноМәүлид” үтте!
Казанда өченче “КиноМәүлид” үтте!

Казанда өченче “КиноМәүлид” үтте!

Быел Казанда халык яратып өлгергән һәм көтеп алган “КиноМәүлид” кинематография-театраль проекты өченче тапкыр уздырылды. Әлеге чара 12 декабрьдә Ривьераның “Эрмитаж” концерт-холлында үтте. Проектта катнашучыларны һәм фильм карарга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул, беренче чиратта, Коръән укып дога кылганнан соң, рәхмәт сүзләрен җиткерде:

“Мин бик шат, республикабызда гуманистик идеяләрне тапшыруга юнәлдерелгән проектлар бар. Ул ислам турында стереотипларны бетерергә ярдәм итә. Аллаһыга шөкер, яшьләребез Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәсыйхәтләрен заманча, үтемле юл белән тапшыру юлларын эзлиләр. Хәзер халык мәгълүматны визуализация юлы белән кабул итүгә ияләнеп бара. Ә “КиноМәүлид” проекты кысаларында гади фильм гына күрсәтелми. Җыелган халыкка нәсыйхәтләр бирүне хәзрәтләребез дә вәгазь белән үз чыгышларын дәвам итә, биредә җанлы очрашу-аралашу бар. Шуның белән проект уңышлы. Барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм. “Киномәүлид”нең киләчәге бар, дәвамлы булуын телим”.

Аннары Казан театр училищесы студенты Ислам Кәлимуллин татар телендә борынгы мөнәҗәтләр башкарды.

Өченче “КиноМәүлид” проекты Казанның “Иман нуры” мәчете имамы Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендә “Balmay” һәм “Nathional Holidays” компаниясе ярдәмендә тормышка ашырылды. Быел алар тарафыннан катнашучыларга “Плацебо” картинасы тәкъдим ителде. Фильмның режиссеры – Ләйлә Сәлахетдинова һәм Марсель Мәхмүтов, ә төп рольләрне башкаручылар – Идел Кыямов һәм Гүзәл Минакова.

Өч ел дәвамында тормышка ашырылып килгән проектның үзенчәлекләре турында Нияз хәзрәт Закиров сөйләде:

“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең яшьләр роликлар, тулы метражлы картиналар карарга бик ярата. Әмма шул ук вакытта яшь буынга рухи кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Шулай итеп безнең проект – “КиноМәүлид” дөньяга килде, ул бүгенге кинопрокатның рухи альтернативасын тәшкил итә. Эш барышында без әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаиләгә мәхәббәт, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт кебек әхлакый, рухи темаларны күтәрергә тырышабыз”.

Быелгы проект командасы тарафыннан әзерләнгән тулы метражлы “Плацебо” фильмы 50 минут дәвам итте һәм театраль вставкалар һәм тере саундтреклар башкару белән тулыландырылды. Очрашуны танылган алып баручы Айрат Загриев алып барды. “Эрмитаж” залына барлыгы 800 кеше җыелды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*