tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте
Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды.

Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады.

Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге бергәләп оештырды.

Велокросска теләгән һәркем катнаша алды. Велосипедлары булмаучыларга “Ярдәм” мәчетендә арзанга гына велосипедлар биреп торылды.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар Баязитов һәм Рөстәм Батров та катнашты.

Рөстәм Батров Азатлык сорауларын җаваплап, бу велокросс белән Татарстан халкына Рамазанның килүен хәтерләтергә һәм ислам диненең сәламәт яшәргә өндәвен күрсәтергә теләүләрен белдерде.

“Ислам дине безне сәламәт яшәргә чакыра. Хәзерге вакытта күп кенә яшьләребез интернетка бәйле тормыш кичерә. Алар күбрәк телевизор карый, интернетта утыра, урамга бик чыкмый. Без исә бу чара белән тормышның бик кызык булуын күрсәтергә телибез. Әгәр без гомер буе телевизор, интернет янында утырсак без тормышыбызны күрә алмас идек. Без велосипедка утырып тормыштан ямь табып булуын күрсәтергә тырышабыз. Кешеләргә шундый үрнәк күрсәтәбез”, дип белдерде ул.

Тыныч узган велокросс “Мәрҗани” мәчете янында тәмамланды.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*