tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сара Садыйкова һәйкәле һәм Кәрим Тинчурин бюсты барлыкка киләчәк
Казанда Сара Садыйкова һәйкәле һәм Кәрим Тинчурин бюсты барлыкка киләчәк

Казанда Сара Садыйкова һәйкәле һәм Кәрим Тинчурин бюсты барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясарга һәм һәйкәл куярга, драматург Кәрим Тинчурин бюстын урнаштырырга җыеналар. «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов Казан мэриясендә узган оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.

«Тинчурин исемендәге паркта мәшһүр татар драматургы һәм театр эшлеклесенең (иҗтимагый киңлек аның исемен йөртә) бюсты куелачак. Аны сентябрьдә урнаштырырга ниятлибез. Габдулла Тукай урамындагы 58нче йорт янында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясау һәм һәйкәл кую күздә тотыла. Композиция, рояльне дә кертеп, өч элементтан гыйбарәт булачак», – дип искәртте Гарипов.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән ТР Мәдәният министрлыгы шөгыльләнә. Якын арада префектурадагы барлык мәдәни объектларда урнаштырылган истәлек такталарын яңарту һәм булмаган урыннарда шундый такталар кую планлаштырыла.

«Кешеләр теге яки бу йортта кем яшәгәнлеген белергә тиеш. Мәгълүмат тулы булсын өчен объектларда QR-кодлар урнаштырылачак. Мондый мәгълүмати күрсәткечләрне югалган мәдәни объектлар урынында кую планлаштырыла», — дип искәртте Роберт Гарипов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*