tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак
Казанда Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак

Казанда Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак

Казанда 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгына Сөембикә Ханбикәгә һәйкәл куелачак. Бу хакта Казахстанда яшәүче скульптор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Муллашев “Татар-информ”га әйтте.

“Һәйкәл Казан тарихи мәгънәсен ачып бирерлек, татар халкының, Татарстанның бөек тарихын, матур мәдәниятен күрсәтә торган зур мәйдан булачак. Бу – зур проект, ул ялгыз Сөембикә түгел. Сөембикә ул ансамбльдәге төп символ, билгеле, аны ачып бирә торган детальләр дә булачак. Бу – Казан уртасында, тарихи символга һәйкәл”, – диде ул.

Скульптор һәйкәл проектын былтыр тәкъдим иткән. Мәдәният министрлыгында Чаллының Сөембикә проспектында куярга дигәннәр. Дәүләт комиссиясе, Сөембикә һәйкәле Казанда булырга тиеш дип билгеләгән. Быелның 27 февралендә Камил Муллашев министрлыкта булган һәм тагын ике проект тәкъдим иткән. Аның берсен кабул иткәннәр. Скульптор әлегә соңгы проектны беркемгә дә күрсәтмәвен әйтте.

Һәйкәл 2020 елда – ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан куелачак, дигән мәгълүмат җиткерде Камил Муллашев. “2020 елда Татарстан автономиясенә, Татарстанның дәүләтчелек даталарының берсенә 100 ел була. Шуңа багышлап куярга дигән тәкъдим бар”, – диде скульптор.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*