tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар мәхәлләсе проблемалары турында фикер алышачаклар
Казанда татар мәхәлләсе проблемалары турында фикер алышачаклар

Казанда татар мәхәлләсе проблемалары турында фикер алышачаклар

24 нче июнь, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, “Татар торак пунктлары һәм мәхәлләләре: яңартылу тарихы һәм проблемалары” темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра. ТР Фәннәр академиясенең кече залында үткәреләчәк конференция эшендә Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре, төбәкне өйрәнүчеләр, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең мөселман дин әһелләре вәкилләре катнашачак.

Россия төбәкләрендә татар авыллары тарихы һәм татар мөселман җәмгыятен (мәхәллә) торгызу проблемалары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә. Конференциянең төп бурычы бүгенге көндә татар мөселман җәмгыятьләренең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүдән, татар мәхәлләләренең социаль, икътисади һәм хокукый проблемаларын хәл итү юлларын эзләүдән, татар халкының традицион рухи кыйммәтләрен һәм тарихи-мәдәни мирасын саклаудан гыйбарәт. Моңа бәйле рәвештә, конференция эшендә тагын бер мөһим юнәлешне – “Россия Федерациясе татар торак пунктлары тарихы” программасын тормышка ашыру буенча фәнни һәм иҗтимагый оешмаларны координацияләүне билгеләп узарга кирәк.

Конференциядә күтәреләчәк төп мәсьәләләр: татар мәхәлләсенең тарихи традицияләре; татар мәхәлләсенең бүгенге көн үсеше; татар мәхәлләсе моделе һәм концепциясе; башка илләрдә һәм төбәкләрдә мөселман мәхәлләсе тәҗрибәсе; татар авыллары тарихы проблемалары; ТР һәм РФ дә локаль тарих һәм мәдәниятне өйрәнү перспективалары.

Конференция кысаларында ике секция эшләячәк: “Татар мәхәлләсенең тарихи традицияләре һәм хәзерге үсеше” һәм “Россия Федерациясе татар авылларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары һәм перспективалары”.

Конференция 9 сәгать 30 минутта башлана.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*