tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Тукай музее онлайн-тамашачылар өчен эшли башлады
Казанда Тукай музее онлайн-тамашачылар өчен эшли башлады

Казанда Тукай музее онлайн-тамашачылар өчен эшли башлады

Казанда һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Габдулла Тукайның виртуаль әдәби музеена бара, шулай ук «Угол» иҗат лабораториясе һәм «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе оештырган онлайн-лекцияләрне тыңлый ала.

Г.Тукай музее экспозициясен izi.TRAVEL платформасында күрергә мөмкин. Аудиогид өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрәчәк. Мобиль кушымтага керү бушлай.

Шулай ук онлайн режимда танылган психологлар, рәссамнар, фотографлар һәм кинотәнкыйтьчеләр лекцияләрен тыңларга мөмкин. Моның өчен «Угол» иҗат лабораториясенең сайтына яки социаль челтәрләрдәге битенә күчәргә кирәк.

Моннан тыш, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясенең социаль челтәрләрдәге битендә  үз идеяләрен уңышлы тормышка ашыру кагыйдәләре турында лекцияләр узачак. Шунда ук тыңлаучылар сәнгатьне өйрәнә һәм фәлсәфи яктан яңача аңлый ала башлаячак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Старый город» префектурасы.

Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар ТР Милли музееның, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музееның һәм Ислам мәдәнияте музееның виртуаль күргәзмәләренә дә «бара» ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Шул уңайдан 15нче апрельгә кадәр Казан Кремленең музейлары, күргәзмә заллары һәм башка мәдәният учреждениеләре килүчеләр өчен ябык.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*