tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда узачак Digital Week 2020 форумында Эльвира Нәбиуллина да катнаша
Казанда узачак Digital Week 2020 форумында Эльвира Нәбиуллина да катнаша

Казанда узачак Digital Week 2020 форумында Эльвира Нәбиуллина да катнаша

21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак.

Форумның программасында панель дискуссияләр һәм «түгәрәк өстәлләр» каралган.

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Сколково» фонды рәисе Аркадий Дворкович катнашуы көтелә. Форум 5 тематик юнәлеш буенча эшләячәк.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, форумда 30 чит ил, 260 спикер, 6 меңнән артык делегат катнашуы көтелә, 30дан артык секция эшләячәк.

Форум, анда теркәлү, катнашу һәм материаллар бастыру шартлары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аудио- һәм видеоконтент модельләре kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.

Чара онлайн форматта уза.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*