tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казаннан дүрт яшьлек Тамерлан 40 алфавит белә
Казаннан дүрт яшьлек Тамерлан 40 алфавит белә

Казаннан дүрт яшьлек Тамерлан 40 алфавит белә

Беренче каналдагы «Лучше всех» тапшыруында Казаннан 4 яшьлек Тамерлан Ситдыйков кунак булды. Малай 40 алфавит белә. Алар арасында гарәп, серб, чечен, испан, инглиз, грек, татар, башкорт һ.б. Сабый барлык хәрефләрне яттан белү белән генә чикләнми, ә һәр санап үтелгән телдә укый һәм яза да белә. Үзенең әлеге талантын ул «Беренче канал» студиясендә дә күрсәтте.

Тамерланның әнисе Светлана сөйләвенчә, Тамерлан сөйләшергә өйрәнгәнче үк – 10 айда хәрефләр белән мавыга. Шул вакытта ук үзенең исеме башлана торган “Т” хәрефен танып белә башлый. Бер яшьтә рус һәм инглиз алфавитын өйрәнеп сүзләр төзи, 1 яшь тә 10 айда сөйләшә һәм укый башлый, ә 2 яшьтә – яза башлый.
Тамерланның әтисе Айрат улы «Ё» хәрефен бик ярата, дип билгеләп үтте. «Хәтта аны чәч алдырганда башына кырдырып ясатырга сорады. Шул рәвешле, ул «Ё» хәрефе башка хәрефләр кебек үк тулы кыйммәтле хәреф булуын ассызыклыйсы килә», – диде Айрат Ситдыйков.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*