tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казыйлар гаиләләрне таркалудан саклау буенча тәкъдимнәр белән чыгачаклар
Казыйлар гаиләләрне таркалудан саклау буенча тәкъдимнәр белән чыгачаклар

Казыйлар гаиләләрне таркалудан саклау буенча тәкъдимнәр белән чыгачаклар

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 12-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды һәм көн тәртибендәге ике төп мәсьәлә белән таныштырды. Беренчесе – Нальчикта татар казыйлары катнашында узган “Хәзерге Россиядә Ислам хокукый культурасы: бүгенге торышы һәм перспективалары” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча фикер алышу. Әлеге зур чарада Татарстан мөфтияте вәкилләре – ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые вазыйфаларын башкаручы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин катнашкан иде. Конференция нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүз Марат хәзрәткә бирелде. “Россия кануннары бәхәсләрне җайга салуның төрле вариантларын күздә тота.

Медиация – конфликтларны хәл итүнең үзенчәлекле ысулы. Ул арадашчы ярдәмендә конфликтларны җайга салу мөмкинлеген бирә. Татарстанның барлык казыйлары КФУ галимнәре үткәргән медиация буенча курсларны уңышлы тәмамладылар, без алган белемнәрне үз эшчәнлегебездә кулланабыз. Конференциядә катнашучылар безнең тәҗрибәгә зур игътибар юнәлтте. Үзебез өчен дә күп файдалы мәгълүмат алып кайттык. Чечняда һәм кайбер дәүләтләрдә Гаиләләрне татулаштыру комиссиясе (Комиссия по примирению семей) эшли икән. Әлеге комиссия тарафыннан аерылышкан яки бер-берсенә карата суынган парларны яңадан берләштерү, кавыштыру буенча эш алып барыла. Әлбәттә, аерылырга теләгән ир белән хатынны татулаштыру процессына индивидуаль якын килергә кирәк. Кайбер очракларда ир белән хатын дин әһелләре белән әңгәмәдән соң яңадан кушылырга карар кыла, ә икенчеләренә ире я хатыны ягыннан өлкән туганнарының киңәше ярдәмгә килә. Шәригатебездә гаилә кыйммәтләрен саклау зур урын тота, ир һәм хатын арасында низагларны булдырмый калу юллары күп, кайвакыт яшьләрдә белем, я тәҗрибә җитми. Шуңа күрә әлеге юнәлештә эш алып бару кирәк дип саныйм”, – дип мөрәҗәгать итте. Җәлил хәзрәт 13-нче гыйнварда узачак киләсе утырышка тәкъдимнәр белән килергә киңәш бирде. Моннан тыш, казыйлар нәзарәтнең киләсе Пленумы алдыннан узачак белем күтәрү курслары темаларын билгеләү буенча да үз тәкъдимнәрен керттеләр. Аерым алганда, киләсе курслар зәкят белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнүче остазлар ярдәмендә узачак. Укулардан соң казыйлар тарафыннан зәкят турында нигезләмәне карау көтелә.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – татар исемнәре китабын булдыру. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 2008-нче елда казыйлар тарафыннан карап расланган “Исемең матур, кемнәр куйган?” китабы нигезендә яңа басма әзерләргә киңәш итте: “Хәзер ун елдан артык вакыт узды. Милләтебезгә яңа исемнәр керде. Яңа исемнәр арасында бик матур мәгънәлеләре дә бар. Шул исемнәрне дә кертеп, яңа китап әзерләүгә ихтыяҗ туды. Шул ук вакытта кулланылыштан бөтенләй төшеп калган, кеше аңламаслык мәгънәгә кергән исемнәрне китапка кертмәскә тәкъдим итәм. Әлеге басманы Голәмалар шурасы карап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаганнан соң, “Хозур” нәшриятына бастырырга тәкъдим итү мөмкин булыр иде”. Киләсе утырышка казыйлар яңа исемнәрне барлап киләчәкләр һәм фикер алышуны дәвам итәчәкләр.

Утырыш ахырында хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесен үткәрү буенча игълан ясалды. Әлеге чараны 2020-нче елның 25-нче гыйнварында Ютазы районы Урыссу бистәсе Мәдәният йортында үткәрү ниятләнә. Гүзәл затлар арасында конкурс ике номинациядә узачак: Коръәннең өч җүзен һәм дүрт җүзен белүчеләр арасында. Катнашу өчен гаризалар 2020-нче елның 15-нче гыйнварына кадәр [email protected] почтасына кабул ителә. Коръән бәйгесендә җиңүче хатын-кыз, мәхрәме булган очракта, гомрәгә юллама белән бүләкләнәчәк. Әлеге бәйгене Татарстан мөфтияте ярдәме белән Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы районы мөхтәсибәте оештыра.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*