tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кем МИН — ТАТАР булмагач? Пермьгә эшлекле сәфәр
Кем МИН — ТАТАР булмагач? Пермьгә эшлекле сәфәр

Кем МИН — ТАТАР булмагач? Пермьгә эшлекле сәфәр

10-11 апрельдә Пермь шәһәрендә «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы белән таныштыруга багышланган утырыш булып узды. Утырышта Пермь крае һәм Удмуртия республикасы татар иҗтимагый оешмалары активы катнашты. «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы белән таныштыру 16 гыйнварда Татарстан республикасы районнарында башланган иде. Аннары аңа Екатеринбург шәһәрендә старт бирелеп, Россия төбәкләрендә дәвам итте. Эш барышында республика халкыннан, илнең төрле почмакларыннан, чит илләрдәге милләттәшләребездән дә бик күп тәкъдимнәр килеп, алар ярдәмендә эскиз тулыланып торды. Пермь — милләттәшләребезне эскиз белән таныштыру буенча соңгы урын булды. Очрашу татар халкы җыелган җирдә матур гадәткә әверелгән күренеш — «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды. Аңа чаклы безгә — Удмуртиянең төрле район-шәһәрләреннән килгән милли оешма җитәкчеләре, укытучылар, активистлар, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар өчен — Пермь шәһәре буенча экскурсия дә оеш­тырылган иде.

“Пермәк — тозлы колак”

Беренче карашка Ижау шәһәренә охшаган әлеге шәһәр нәрсә белән данлыклы соң? “Пермәк — тозлы колак” (“Пермяк — соленые уши”) атамасы бу якта яшәүчеләрнең кушаматы, аның шәһәр уртасында скульптурасы бар. Бу атама монда тоз җитештерелү сәбәпле чыгарылган диләр. (Тоз тутырылган авыр капчыкларны ташыган кешеләрнең колакларына тоз кереп, алар кызарганнар, зурайганнар). Пермь — тоткыннар шәһәре. “Әгәр дә хакимият вәкилләре тоткыннарны ерак җибәрәсе килсә, Себергә сөргәннәр, ә инде бу дөнья белән хушлаштырырга теләгән булсалар, Пермьгә җибәргәннәр”, — дигән борынгыдан калган әйтем бар. Шушы өлкәнең Ныробка поселогында Романовлар династиясенең беренче патшасының абыйсы Михаил Романов үлгән. Пермь ябык шәһәр булган. Бөек Ватан сугышы вакытында бирегә Советлар Союзының күп кенә заводларын күчергәннәр. Әлеге заводларда сугыш кораллары өчен детальләр җитештерелгән. Күп еллар әлеге шәһәр Советлар Союзының кайбер карталарында да булмаган. Бүгенге көндә “Госзнак” фабрикасында Россиядәге һәр өченче пластик карта чыгарыла, яңа серия паспортлар өчен микрочип кертелгән пластик бит ясала, акча купюралары бастырыла. Күренекле галим, радио уйлап табучы Александр Попов биредә туган. Атаклы Кунгур мәгарәсен революциягә кадәр сәүдәгәрләр һәм контробандистлар кулланган. Алар анда ит саклаганнар.

Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 100 мең чамасы татар яши. Аларның гадәттә үзләрен икегә бүләләр: гәйнәләр яки гәйнә ягы һәм күңгер ягы. Моный бүленешнең сәбәпләре Пермь татарлары кичергән тарих белән бәйләнгән. Казан ханлыгы җимерелгәч һәм аның карамагындагы җирләр әкренләп Рус дәүләтенә кушылган чакта Пермь татарлары ике административ үзәккә карый башлый. Гәйнәләр дип хәзерге Барда районында яшәгән татарларның бер өлешен атыйлар.

Беренче тукталышыбыз «Чулпан» балалар бакчасы булды. Бакчаны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, 47 ел эш стажы булган Фәүзия Сөнгать кызы Пак җитәкли. 1970 елда ук файдалануга тапшырылган бакчада бүгенге көндә 11 төркем эшли. Шуларның 5сендә татар милләтеннән булган балалар тәрбияләнә. Биредә татар телен өйрәнү өчен уңай шарт­лар тудырылган кабинет бар: анда мультимедиа җиһазлары урнаштырылган. Төркемнәрдә милли почмаклар җиһазландырылган. Анда татар мәдәниятенә багышланган һәм туган телне өйрәтүгә ярдәм итүче китаплар, кулланма әсбаплар урын алган. Бакчада татар милләтеннән булган тәрбиячеләр һәм белгечләр эшли. Татар теле атнага бер тапкыр дәрестә һәм көн саен режимлы моментларда өйрәнелә. 2000 елда «Татар өе» этнографик музее оештырылган, 2012 елда музейга белем бирү учреждениесе музее статусы бирелгән. Балалар безне бернинди акцентсыз, саф татарча җырлап каршы алдылар. Хушлашканда, делегация исеменнән без дә кечкенә генә истәлекле бүләгебезне тапшырдык. Биредә телебезне саклау өчен күп көч куялар дигән фикердә калдык без.

“Мөселман дөньясы”

Икенче тукталышыбыз «Пермь ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды. Биредә «Мөселман дөньясы» IX төбәкара мөселман мәдәнияте форумын ачу тантанасы узды. Форумда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. “Мөселман дөньясы” форумы — ел саен үткәрелә торган зур вакыйга. Ул милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне көйләүгә, традицион Ислам динен тотучы халык мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән. Форумда ел саен 20 меңгә якын кеше катнаша. Чарада Диния нәзарәтләре рәисләре, җирле мөселман оешмалары имамнары һәм әгъзалары, хакимиятнең федераль, край һәм муниципаль органнары имамнары һәм әгъзалары, тарих, дин, этнография өлкәсе экспертлары катнаша. Без күргәзмәдә Пермь краенда яшәүче халыклар һәм милли-мәдәни оешмалар, муниципаль районнарның стендлары, төрле кул эшләнмәләре, дини атрибутика әйберләре, хәләл товарлар белән таныштык. Нәрсә генә юк бу күргәзмәдә! Ашау-эчү, кием-салым, бизәнү әйберләре. Һәр район үз ягындагы булган гореф-гадәтләрне тәкъдим итә. Аларга күз салып, халыкның биредә ничек яшәгәннәрен күзалларга була.

Көннең икенче яртысында Вәсил Шәйхразиев төбәкләрдән килгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда татар иҗтимагый оешмалары активистлары күтәргән мәсьәләләрнең күбесе үзләрендә чыгучы татар басмалары, татар тапшырулары һәм мәктәпләрдә татар телен укытуга кагылды. Без кунакта булган Чулпан” балалар бакчасы мөдире Фәүзия Пак: “Барда һәм Октябрь районнарында татар мәктәпләре һәм бакчалары әле бар. Ә Березовский районындагы Байтирәк мәктәбен яптылар. Балалар рус мәктәбенә йөрергә мәҗбүр. Стратегиядә мәгариф мәсьәләләре дә күтәрелсен иде”, — диде. Пермь шәһәрендә дә милләттәшләребез өчен иң зур проблема — мәктәп. Биредә бер генә татар мәктәбе дә юк икән. Кунгур районының татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Алмаз Хавыев: “Массакүләм мәгълүмат чараларының эшен активлаштырырга кирәк, телне, милләтне саклап калу өчен горурлык хисе уяту зарур. «ТНВ» каналында горурлык хисе уятырлык тапшырулар юк. Татарның тарихын аңлатучы, татарны яхшы яктан күрсәтүче фильмнар кирәк. Шунсыз уңышка ирешә алмаячакбыз”, — диде.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: “Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт безгә ярдәм кулы суза, аларга зур рәхмәт. Кыска вакыт эчендә генә дә Вәсил Шәйхразиев Удмуртия республикасында ике тапкыр булды һәм бездә яшәүче татарларның үтенечләрен җитәкчелеккә җиткерде. Ләкин әлегә бозның кузгалганы юк. Татарларны берләштереп торучы көчләрнең берсе булган “Безнең вакыт” тапшыруының язмышы кыл өстендә. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре саны кими. Киләсе уку елында башлангыч сыйныфларда ул бер сәгатькә генә кала. Телне гаиләдә генә өйрәнеп, милли горурлык хисләре уятып булмый. Мәктәптә туган тел сәгатьләрен киметү дөрес түгел”, — диде. Фикер алышканнан соң, Милли шура рәисе: “Сез күтәргән мәсьәләләр бик урынлы. Бөтендөнья татар конгрессының максаты — читтә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, мөмкин булганча ярдәм итү. Грантлар отыгыз, бердәм булыгыз, үз активларыгызга яшьләрне тартыгыз, чөнки күп төбәкләрдә яшьләр оешмалары да юк. Мондый очрашулар бик кирәк, алар тәҗрибә уртаклашырга, уртак сорауларны хәл итәргә ярдәм итә. Сезгә үз төбәкләрегездә милләт язмышы өчен хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт”, — диде.

“Стратегия” журналмы?

Кызганыч, “стратегия” сүзен күпләр аңламый. Бер ханымнан: “Стратегия турында фикерегез ничек?” — дип сорагач, ул “Стратегия ул журналмы?” — дип җавап кайтарды. Аны гаепләп тә булмый. Әйе, күпләр әле аны аңлап бетерми. Бу очракта мин Пермь шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Фаил Галин әйткән сүзләр белән килешәм. Ул: “Гади халыкка “стратегия” сүзе барып җитми. Ул сүз 90 нчы елларда идеология белән бергә югалды. Әнә шул елларда башларга кирәк булган бу эшне. Мондый очрашулар, аңлатулар бик мөһим. Бүгенге көндә чыннан да халык югалып калды.

“Стратегия” – алга таба ничек эшләргә дигәнне аңлата. Бу стратегия һәр кешенең йөрәгенә барып җитәргә һәм без аны авылларда, районнарда яшәүчеләргә аңлатырга тиеш. Моңа газеталар, телевидение күп көч куйсын иде”, – диде. «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы белән таныштыру утырышын Пермь крае төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвазетдинов башлап җибәрде. Вәсил Шәйхразиев милләттәшләргә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылучы чаралар, әзерлек эшләре хакында сөйләде, Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады, 2019 елга эш планын бәян итте. «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы белән дә таныштырды. Май аенда проект белән эшче төркемнәр эшләячәк. 15 июньдә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты Изге Болгар җыенында тәкъдим ителәчәк.

Стратегия тулысынча август аенда Милли Шура тарафыннан кабул ителергә тиеш. Кияс районы Байсар һәм Тауҗамал авылларыннан барган милләттәшләребез Тәнзилә Илалетдинова, Мәсхүдә Бәхтиева утырыштан соң үз фикерләрен белдерделәр: “Мондый эшлекле сәфәргә беренче чыгуыбыз. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Стратегия турында Вәсил Шәйхразиев сөйләгәннәрне үзебез тыңлап утыргач, ныграк аңладык. Кайткач, авылдашларыбызга да аңлатачакбыз, чөнки биредә күтәрелгән проблемалалар безгә дә кагыла. Балаларыбыз татарча сөйләшми, мәктәптә татар теле факультатив буларак та кертелми”, — диделәр.

Әнә шулай без — Удмуртия республикасыннан барган 30 кешелек делегация — Пермь өлкәсе татарлары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, аларның тормышлары белән таныштык. Иң мөһиме: үсеш стратегиясе эскизы турында юлда да фикер алыштык, җыелышта үзебездә булган проблемалар турында әйттек. Аларны чишү юллары стратегиянең юл картасында күрсәтелер дигән өмет туды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе әлеге эшлек­ле сәфәрне оештырганы өчен Бөтендөнья татар конгрессына һәм Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгына рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*