tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Киләчәктә бу урын моң Мәккәсе булыр!”: Илһам Шакиров туган авылда җырчыга бюст ачылды
“Киләчәктә бу урын моң Мәккәсе булыр!”: Илһам Шакиров туган авылда җырчыга бюст ачылды

“Киләчәктә бу урын моң Мәккәсе булыр!”: Илһам Шакиров туган авылда җырчыга бюст ачылды

Яңа Бүләктә 2013 елдан бирле Илһам чишмәсе дә челтери. Талант шикелле ком-ташларны тишеп тибеп чыккан чишмә бүген дә моңга сусаганнар җанын сугара. Аның ачылышына Илһам ага үзе дә кайтып бик сөенеп, күңеле булып киткән булган.

Безнең татар авыллары шәфкатьле әниләр төсле алар. Балаларын сөеп-назлап, чын кешеләр, зур шәхесләр итеп үстерергә тырыша. Чөнки бер хакыйкатьне яхшы беләләр. Шундый илгә-көнгә, милләткә хезмәт итүче фидакарь балалар киләчәктә авылларын данга күмә, гомерен озынайта.

Яңа Бүләк авылы да белгәндер бу хакта. Белгән һәм үз туфрагында дөньяга тәүге авазын салган улы Илһам Шакировның күңеленә “Әдрән диңгез”ләр тирәнлегендәге моң, аһәң, “Карурман”нар серлелеге салган. Ә инде канатлары ныгыгач халкының рухын баетсын, дип олы юлга чыгарып җибәргән. СССР дигән илнең бик күп төбәкләрендә яшәп ятучы күпсанлы млләттәшләребез күңеленә моңлы сукмак та шул юлдан башланган.

Илһам Шакиров – ул татарның үз җырчысы. Татарны Тукайсыз күз алдына да китереп булмаган шикелле Илһамсыз да татар милләте тулы канлы, тулы җанлы булмас иде. Чынлап та, Илһам күпне күргән, күпне кичергән татар милләтенә үзе бер олы бүләк.

Шәхесне ныклап беләсең, аның җанын аңлыйсың килсә, аның туган ягында булырга, ул сулаган һаваны сулап, ул эчкән суны татырга кирәк. 9 сентябрь көнне милләтебезнең бик күп асыл егетләре-кызларына (араларынды шагыйрь-әдипләр, музыкант- җырчылар да күп иде ) бу насыйп булды.

Яңа Бүләк үзенең талантлы улы – Илһам Шакиров исемен киләчәккә илтергә тырышып яши. 2001 елда ук инде аның музеен ачканнар. Анда җырчының сәхнәгә киеп чыккан костюмы, концерт афишалары, “Мәңгелеккә китеп барам” җырының ноталары. Монысы бигрәк тә күңелне кузгатты. Чөнки татар халкы үз бөеген, моңлы сандугачын шушы җырны җырлап – елап ташкын булып озатты.

Яңа Бүләктә 2013 елдан бирле Илһам чишмәсе дә челтери. Талант шикелле ком-ташларны тишеп тибеп чыккан чишмә бүген дә моңга сусаганнар җанын сугара. Аның ачылышына Илһам ага үзе дә кайтып бик сөенеп, күңеле булып киткән булган.

Шушы ике ядкәр янына күптән түгел генә өченчесе дә өстәлде. Музейга килүчеләрне хәзер Илһам Шакиров үзе каршылый. Таш сыныннан: Ммилләт өчен син ни эшләдең?” – дип сынап карап. Үзе гомерен шуңа багышлаган бөегебезнең болай дияргә хакы бар. Бу бюстны Илһам Шакиров туганнарының матди ярдәме белән калыкса да (авторы Санкт-Петербургтан сынчы Венера Абдуллина), ачылуы авыл, район, республика гына да түгел, бөтен татар халкы өчен зур бәйрәм булды. Кояшсыз тымызык көн, пыскап торган көзге яңгыр да бәйрәм ямен киметә алмады. Халык чынлап та үз Илһамын, аның моңын бик сагынган.

Нинди бәйрәм бүләксез булсын, ди?! Күп еллар зур уңышларга ирешкән Бөтенсроссия ярышларында (Мәскәүдә һәм Кырымда) лауреат исемен алган балаларның “Мизгел” курайчылар ансамбле җитәкчесе Нәзир Гыймазетдиновка тальян гармун бүләк иттеләр. Кулына тоту белән ул тиз генә уйный да башлады. Аннары гасырлар моңын үзенә җыйган бу тартма Айдар Фәйзрахманов һәм башка осталар кулына күчеп, тирә якны милли моңнарыбызгы күмеп, кабат хуҗасына әйләнеп кайтты.

“Мизгел” малай-кызларының бу чыгышы яңгырдан да курыкмый басып торган тамашачыларга Илһам Шакировны хөрмәтләүне генә түгел, милли моңнарыбызның киләчәктә дә яңгырарга сәләтле, хокуклы икәнлеген дә күрсәтте. “Киләчәктә бу урын моң Мәккәсе булыр!” – диде республикабызның Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*