enrutat
Баш бит / Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашачак
Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашачак

Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашачак

Киләсе елда “Татарча диктант” акциясендә йөз мең кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.

“Без курыкмыйча киләчәккә максат куябыз, зур хыял белән генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп, эшләр башкарып була. Миңа калса, киләсе елда диктантны йөз мең кеше язса, әйбәт булыр иде”, — диде Тәбрис Яруллин.

  • “Татарча диктант” киләсе елда 19 октябрь көнендә үтәчәк.

“Диктант көнен алдан ук билгеләдек, чөнки ул зур җаваплылык таләп итә. Икенчедән, мөһим эшләрне күчереп, диктант язарга әзер булып торырга кирәк”, — ди Тәбрис Яруллин.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/01/176241/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*