tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ким Миңнуллин: Татар телендә генә эшли торган укытучылар әзерлибез икән, аларның конкурентлыгы аксый башлаячак
Ким Миңнуллин: Татар телендә генә эшли торган укытучылар әзерлибез икән, аларның конкурентлыгы аксый башлаячак

Ким Миңнуллин: Татар телендә генә эшли торган укытучылар әзерлибез икән, аларның конкурентлыгы аксый башлаячак

Быел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына 80 ел туа. Хәзерге татар филологиясе нинди халәттә, институт нинди уңышларга ирешә алды, милли педагогика нинди булырга тиеш, татар халкы үсеш стратегиясенә нинди өметләр багларга мөмкин? Бу хакта “Татар-информ” институт җитәкчесе, филология фәннәре докторы Ким Миңнулин белән әңгәмә корды.

– Беренче соравым татар халкы үсеш стратегиясе турында булачак. Соңгы арада татар җәмәгатьчелегендә бу хакта киң әңгәмә алып барыла һәм хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы халыктан тәкъдимнәр җыя. Сезнеңчә, стратегиядә кайсы мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк?

– Татар халкы үсеш стратегиясен эшләү шактый өметле генә башланып китте. Мин аны бик урынлы һәм вакытлы күтәрелгән мәсьәлә дип исәплим. Хәтта ниндидер бер зур, без көткән дәрәҗәдәге үк документ булып формалашмаса да, әлеге документ аның көн тәртибенә куелуы һәм җәмәгатьчелек катнашында эшләнүе, халыкка таралуы, ниндидер фикерләүгә этәрүе бүгенге шартларда зур плюс дип саныйм. Әлеге стратегиянең зарурлыгы бәхәссез, чөнки җәмгыять бүгенге көндә сизелерлек үзгәрешләр кичерә.
Мәгълүм булганча, 90нчы еллар башында вәзгыять бик кискен үзгәрешләр алды. Шул чорда республика җитәкчелегенең дөнья агышын тоя алуы, аның үзгәрешен, үсешен аңлый белүе, бу мәсьәләгә дөрес якын килә алуы татар милләтен, Татарстаныбызны, башкалабыз Казанны яңа бер баскычка күтәрүгә мөмкинлек бирде. Нәкъ менә җәмгыятьнең иң катлаулы чорларының берсендә, икътисад ягыннанмы, башкасымы, бу үзгәрешләр Татарстан һәм аның халкы өчен зур алгарыш булды. Аерым алганда, фән дөньясы өчен дә бу шулай. Ул елларда гуманитар юнәлештәге бердәнбер фәнни институт буларак, 1930нчы еллар ахырында төзелгән Тел, әдәбият һәм тарих институты эшләп килә иде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, гуманитар юнәлештә эшләүче башка мөстәкыйль фәнни институтлар барлыкка килде. Икътисади һәм сәяси яктан катлаулы чорны башка бер генә республикада да бу дәрәҗәдә уңышлы уза алмадылар дип уйлыйм. Халкыбызның электән килгән потенциалы, тарихи нигезебез һәм күзаллавыбыз безне шуңа этәрде. Әлбәттә, шактый гына мәсьәләләр без өметләнгән дәрәҗәдә үк хәл ителеп бетмәгәндер дә, әмма бу уңай якка үзгәрешләр Казанны, Татарстанны, татар милләтен дөньяга таныту ягыннан зур адым булды.
Соңгы елларда дөньяда һәм Россиядә төрле зур үзгәрешләр бара. Бигрәк тә милли мәсьәләләргә бәйле яңалыклар аз санлы милләтләр өчен (әлбәттә, татар милләте аз санлыга керми) бу үзгәрешләр уңай түгел. Россиянең тышкы сәясәте һәм безне бигрәк тә кызыксындырган эчке сәясәте татар халкы өчен ниндидер зур өметләр багларга мөмкинлек бирми. Менә бу ситуациядә, бүгенге көндә Татарстан белән Россия Федерациясе арасында килешүләр яңартылмаган вакытта нәрсә эшләргә? Татар халкының үсеш стратегиясе яңа чорда мәсьәләгә шушы рәвешле якын килеп эшләнсә яхшы булыр иде.
Бу документ дәүләт дәрәҗәсендә эшләнәчәкме, кем аны кабул итәчәк: Татарстан Республикасы Дәүләт Советымы, Хөкүмәтме, Республика җитәкчесеме – бу турыда мин әйтә алмыйм. Әмма Президентның еллык юлламасында әлеге мәсьәлә яңгыраган икән, димәк, Президентыбыз эзләнә, яңа юнәлешләрне, яңа юлларны эзли. 90нчы елларда башланган эзләнүләр бүген яңа бер баскычка күтәрелә икән, без аны алга таба бер этәргеч итеп кабул итәргә тиешбез.
Стратегия турында фикерләр бик күп төрле. Әлбәттә, гомуми күзаллауларда гына бөтен мәсьәләләрне дә яктыртып бетереп булмый. Минемчә, без шушы документларның кереш өлешен әлегә ачып бетермибез кебек. Мондый төр документлар белән максатчан шөгыльләнгән кешеләр аны, әлбәттә, аңлый, әмма күп санлы халкыбыз вәкилләре аның нинди рәвешле алга барачагын күз алдына китереп бетерә алмый. Әйтик, аның эскизы бар, аннан соң стратегия юнәлешендәге аналитик өлеше, юл картасы эшләнәчәк һ. б. Менә шушы эзлеклелекне аңлап җиткермәү сәбәпле, монысы җитешеп бетми, тегесе җитешеп бетми дигән фикер көрәше бара. Икенчедән, бу эскизны тәкъдим иткән вакытта әлеге стратегияне эшли башлауга нинди мәсьәләләр этәрде, бүгенге көндә аны нинди рәвештә күз алдына китерергә була һәм аның баскычлары нинди булачак дигән кереш өлеш язылса, әлеге сорауларның күбесе, бәлки, бүген бирелмәс иде дә дип уйлыйм.
Стратегиядә дәүләткә юнәлеш алынган, ә дәүләт аны беркайчан да эшләмәячәк, бу дөрес юнәлеш түгел дип әйтүчеләр бар. Икенчеләр монда дәүләтчелекне һәм башка глобаль мәсьәләләрне үзәккә куярга кирәк, ди. Өченчеләр моны утыз ел элек эшләргә кирәк иде дигән фикердә. Бу сорауларның барысында да билгеле бер дәрәҗәдә хаклык юк түгел, ләкин безнең үзебезнең вәзгыятебез бар бит. Без нинди илдә яшибез, аның эчке һәм тышкы сәясәте нинди, республикаларның бүгенге көндә хәле һәм тоткан урыны нинди, тоткан позициябез һәм потенциалыбыз Россия шартларында иртәгә ничек булачак? Менә шушы мәсьәләләрне бөтен җитдилеге белән кую мөмкинлеге бармы һәм ул кирәкме? Бу ниндидер балансны бозып ташлауга таба китермәсме? Менә бу һәм башка сорауларның барысы да Стратегияне әзерләгәндә исәпкә алынырга тиеш дип саныйм.
Стратегияне эшләү барышында бөтен интеллектуаль мөмкинлекләребезне, потенциалыбызны файдаланырга кирәк. Дөнья, әйткәнемчә, бик нык үзгәрә һәм шушы тиз үзгәреш заманында татар халкын үстерү нинди юнәлештә тормышка ашырылырга тиеш? Мин аны дәүләт, республика сәясәте белән бергә үрелеп барырга тиеш дип күз алдыма китерәм.
Икенчедән, республикада соңга утыз ел эчендә бик күп эшләр башкарылды. Гуманитар юнәлешләрдән башлап, икътисад һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә кадәр дистәләгән дәүләт программалары булдырылды. Бу программаларның уңышлы гына эшләп килгәннәре дә бар, грантлар системасы бар. Шул ук вакытта милли сәясәткә бәйле дәүләт программаларының үтәлеше әлегә без өмет иткән дәрәҗәдә үк түгел. Минем аңлавымча, татар халкының үсеш стратегиясен эшләгәндә, аның өчен бүгенге торышны анализлаганда, татар дөньясындагы барлык дәүләт программаларын һәм норматив хокукый документларны җитди дәрәҗәдә анализлап чыгарга кирәк.
Шулай ук без татар халкы күпләп яши торган төбәкләр белән эшләүне дә активлаштырырга тиешбез. Чит регионнар белән эш бүгенге көндә аерым дәүләт программалары, грант системалары кысаларында алып барыла. Әлеге территорияләрдә яшәгән милләтәшләребезгә максатчан ярдәм итәргә кирәклеге бәхәссез. Икенчедән, Татарстанның үзенең потенциалы бар һәм ул бу юнәлештә файда китерергә тиеш. Шулай ук Федераль үзәк белән максатчан һәм эзлекле рәвештә эшләп тору сорала, конкрет планнар, системалы күзаллаулар булырга тиеш. Менә бу мәсьәләләрне хәл итүдә стратегиянең, минемчә, файдасы бик зур булырдыр.
Кыскасы, Татар халкының үсеш стратегиясен төзү – бик җаваплы эш. Без үзебезнең институт хезмәткәрләре белән бергә бу турыда уйланабыз, стратегияне төзүдә катнашабыз. Бүгенге көндә алып барыла торган эшләребез һәм алга таба нинди планнар белән яшәвебез дә шунда урын алырга тиеш дип уйлыйм. Әгәр безнең алга таба карашларыбыз документта чагылыш таба алса, татар гуманитар фәне үсеше өчен сизелерлек файда булыр дигән фикердә торам.
Милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтабыз
– Милли кадрлар әзерләү хакында да әйтеп китмичә булмас. Сезнеңчә, милли педагогика университеты нинди булырга тиеш?

– Бу бик катлаулы сорау, чөнки соңгы егерме ел эчендә без аны үзебез шактый катлауландырдык. 1990 елларда аның нигезе шактый гына салынган иде: барлык уку йортларында аерым бүлекләр, кафедралар ачылды, белгечлекләр әзерләү системасы барлыкка килде. Болар республика җитәкчелегенең тырышлыгына, энтузиазмына һәм Хөкүмәттәге бу мәсьәләне алып баручы җитәкчеләрнең аңлавына нигезләнеп эшләнде. Шулай ук Россия мәгариф системасының ниндидер бер эзлекле төс алмавы һәм аерым норматив документларның кабул ителеп бетмәве дә безгә ул вакытта файдалы булгандыр: күп әйберләр үзебездән тора иде, шуңа күрә ул вакытта эш бара алды. Төрле белгечлекләр буенча дистәләгән дәреслекләр басылып чыкты. Гуманитар юнәлеш буенча гына түгел, ә төгәл фәннәр буенча да бик күп белгечләр әзерләүгә нигез салган идек. Әмма, кызганычка каршы, ул вакытта да системаның механизмы тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетә алмады.
Шактый вакыт узды. Хәзер бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтабыз. Татар телендә белем бирерлек укытучылар бармы? 90нчы елларда эшләнгән дәреслекләр белән нишлибез? Алар бүгенге көн таләпләренә җавап бирә аламы? Минем бу мәсьәләнең эченә кереп анализлаганым булмаса да, университетларда аерым белгечлекләр ачылуга шигем бик зур, чөнки өр-яңа дәреслекләр, яңа буын укытучылары кирәк. Моны ничек итеп хәл итәргә соң? Университет үзе генә моны берничек тә эшләп чыга алмый, әмма бу мәсьәләнең киңрәк даирәгә чыгуы да күренми бүгенге көндә.
Минем аңлавымча, моңа комплекслы рәвештә якын килергә кирәк. Беренче чиратта, аның эзлекле нигезе, механизмы салынырга тиеш. Дәреслекләр эшләү ул бер әйбер, ә укытучыларны әзерләү – бөтенләй башка проблема. Ягъни тулы бер челтәрне барлыкка китерү зарур.
Әйткәнемчә, 1990 елларда яхшы гына башланып китсә дә, татар мәктәпләре өчен ике телле белгечләр әзерләү мәсьәләсе тиешле дәрәҗәгә күтәрелә алмады. Татар телендә генә эшли торган укытучылар әзерлибез икән, аларның конкурентлыгы аксый башлаячак. Димәк, белем бирү системасы өчен кадрларны әзерләү мәсьәләләрен әйбәтләп өйрәнергә кирәк.
Халыкара тәҗрибәгә килгәндә, без еш кына Каталонияне, Квебекны һәм Финляндияне мисалга китерергә яратабыз. Ә бит, беренче чиратта, шуңа игътибар итәргә кирәк: дәүләтнең сәясәте нинди, ул мөмкинлек бирәме? Димәк, бу дәүләтләрнең хокукый документлары аз санлы милләтләргә дә тулы хокук белән яшәргә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, Финляндиянең дә кайчандыр шведлар белән тел мәсьәләсе шактый катлаулы иде. Швеция белән Финляндия арасындагы багланышлар XIX гасыр башыннан алып ике гасыр дәвамында барган. Әмма финнар тел мәсьәләсен ике дәүләт арасында хәл итә алдылар.
Шунлыктан безгә дә дөньядагы гасырлар дәвамында салынган уку-укыту системасы механизмын ныклап өйрәнергә кирәк. Билгеле, глобализация дә дәвам итә һәм ул да исәпкә алынырга тиеш. Милли кадрларны әзерләгән чакта тирән анализ зарурлыгы бәхәссез.
Тел корпусы тупланып килә
– Сез глобализация сүзен кулландыгыз. Ул телгә дә зур йогынты ясый. Сезнеңчә, хәзерге вакытта татар телендә нинди актуаль проблемалар бар?

– Татар теленә бәйле актуаль проблемалар, әлбәттә, күп. Әлеге проблемаларны хәл иткәндә, бер яктан, дөньядагы телләрнең ни рәвешле үсүен, фәнни яклап ничек итеп өйрәнелүен, икенче яктан, мөстәкыйль дәүләт эчендәге аерым милләтләрнең яшәү рәвешен, аларның телләр үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алу сорала.
Бүгенге көндә, безнең электән ныклап аралашкан, турыдан-туры фән дөньясында да бергәләп эшләгән төрки туганнарыбыз мөстәкыйль дәүләтләр булып аерылып чыктылар. Хәзер аларның мөмкинлекләре күпкә киңрәк, куйган мәсьәләләре дә зуррак һәм амбициозрак. Ә татар теленең торышы Россиянең эчке сәясәтенә бәйле. Россиядә егермегә якын милли республика бар. Әлеге милли республикаларның һәрберсе үзенең телен саклау, аны үстерү, яшәтү мөмкинлекләрен куя. Без Россия шартларындагы мөмкинлекләрне исәпкә алып, үз юлыбызны сайларга тиешбез. Бу инде турыдан-туры мәгариф системасы, дәреслекләр мәсьәләләренә барып тоташа. Безнең институтта 2016 елда милли мәгариф бүлеге ачылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча милли мәгариф стратегиясен, укыту программаларын, дәреслекләр әзерләү юнәлешендә шактый актив эш бара.
Глобальләшү мәсьәләләрен алып карыйбыз икән, соңгы берничә елда гамәлгә ашырылып килгән дәүләт программаларына тукталу дөрес булыр. 2014 елда телләрне саклау, үстерү юнәлешендә инде өченче дәүләт программасы кабул ителде. Программаның бюджеты шактый зур, аерым алганда Фәннәр академиясе проектларының да шактый кертелде. Аерым алганда, безнең институт өчен дә бу программа бик зур файда китерде, бер этәргеч булып, зур проектларыбызны киң җәмәгатьчелеккә чыгару мөмкинлеген бирде.
Соңгы елларда эшләнгән проектларыбыз арасында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н аерым әйтеп китәргә телим. Ул 80 нче еллар башында өч томда басылып чыккан булса, бүгенге көндә алты томлык зур басма буларак әзерләнә, дүрт томы инде дөнья күрде дә инде.
Татар гуманитар фәнендә генә түгел, ә төрки дөньяда да тәүге тапкыр эшләнгән өр-яңа проектларыбызның берсе – «Татар теле лексикологиясе» басмасы. Әлеге хезмәт өч томнан һәм дүрт китаптан гыйбарәт. Моннан тыш, өч томлык «Татар теле грамматикасы» һәм өч томлык «Татар әдәби теле тарихы» хезмәтләре әзерләнеп нәшер ителде. Бүгенге көндә Институтта татар теле диалектларын өйрәнү буенча да актив эш бара. Алар зур бер атлас рәвешендә дөнья күрде.
Интернет аша кулланырлык электрон сүзлекләрне әзерләү – шулай ук актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайтында TATZET исемле сылтаманы күрергә мөмкин. Әлеге платформада барлык сүзлекләр дә тупланып бара. Институт тарафыннан элегрәк әзерләнгән сүзлекләрнең дә электрон вариантларын эшләп, фондка кертү эше да дәвам итә. Берәр сүз турында мәгълүмат табарга телибез икән, аны сайтта җыярга кирәк, база тупланган барлык сүзлекләрдәге әлеге сүзгә бәйле булган аңлатмаларны, мисалларны берьюлы күрсәтә. Институтта басылып чыга торган фәнни хезмәтләр дә электрон форматта рәсми сайтка урнаштырылып бара.
Безнең өчен глобализациянең куркынычы нәрсәдә соң? Тормышыбызга яңа технологияләр керә, һәрберсенең үз атамасы бар. Әлеге атамаларны татар телендә ничек итеп бирергә дигән сорау туа. Әлбәттә, тел алынмаларсыз гына яши алмый. Әмма тулысынча шушы процессны кабул итеп кенә утыру да дөрес булмас иде, чөнки монда тел мөстәкыйльлеге мәсьәләсе дә килеп чыга. Әйтик, дәүләт мөстәкыйльлеге бар икән, халыкның һәм телнең дә мөстәкыйльлеге булырга тиеш. Менә бу юнәлештә һәрвакыт актив эш алып бару кирәк. Шуңа күрә без хәзер актуаль лексика, яңа сүзләр юнәлешендә сүзлекләр әзерлибез. Мәсәлән, кош исемнәрен яисә табигатьнең төрле күренешләрен алып карыйбыз икән, аның һәрберсенең телебездә үз әйтелеше бар һәм сүзлектә дә ул чагылыш табарга тиеш. Менә бу очракта диалектларны файдалану да урынлы. Ә инде фәнни-техник прогресска бәйле алынма сүзләр турында сөйләгәндә, әлбәттә, барлык төшенчәләргә дә татар телендәге аналогларын табып бетерү мөмкин түгел, ләкин булдыра алганча тырышырга кирәк. Моның өчен күпмедер күләмдә читкәрәк куелган гарәп-фарсы алынмаларын да кулланырга мөмкин дип саныйм.
Бүгенге көндә берничә тел корпусы тупланып килә. Шуларның берсе – матбугат юнәлешендәге корпус. Бөтен материаллар да тел фондында тупланып бара һәм сүзлекләрне эшләгән вакытта әлеге корпустан кирәкле мәгълүматны тиз генә эзләп табу мөмкинлегебез бар. Корпустан файдаланып, аерым бер сүзнең ни дәрәҗәдә кулланышын анализларга була.
Монда без шул ук кадрлар мәсьәләсенә дә килеп керәбез. Әле күптән түгел генә Башкортстанда, Себер якларында, Ульяновскта, Ижауда, Мәскәүдә урнашкан югары белем бирү оешмаларында татар факультетлары, кафедралары, диссертация советлары бар иде. Бүгенге көндә аларның саны кимеде, димәк, кадрлар мәсьәләсендә без шактый авыр хәлдә кала барабыз.
Күргәнебезчә, проблемалар шактый күп һәм Татар халкының үсеш Стратегиясен эшләгәндә әлеге мәсьәләләрнең барысы да көн тәртибенә алынырга тиеш дип уйлыйм.
– Сез менә матбугат теле турында да әйтеп уздыгыз. Хәзерге вакытта матбугат теленә берәр нинди фәнни анализ ясаламы?

– Мәгълүм булганча, әлеге мәсьәләләр узган ел журналистлар, аерым алганда “Татар-информ” журналистлары тарафыннан күтәрелә башлаган иде. Мин үзем дә институт җитәкчесе буларак, бу турыда күп уйланам, аерым утырышларда да әлеге мәсьәләгә кагылу да бар. Югары уку йортларында имтиханнар алу комиссиясе рәисе буларак та, студентларның, магистрларның, бакалаврларның курс эшләрендә дә моны күрәм. Соңгы елларда сүзлекләр һәм үзебезнең тел корпусы аша бу мәсьәләгә күпмедер дәрәҗәдә якын килү булса да, аны фәнни яклап, максатчан өйрәнү әлегә, кызганычка каршы, юк. Менә бу сөйләшүләр мәсьәләгә якын килүгә этәрер дип уйлыйм.
– Хәзерге татар язучыларның теленә нинди бәя бирергә була? 

– Укучы өчен язучының теле бик зур роль уйнавы бәхәссез. Бәлки, матур, камил тел бирелгән язучылар күп тә була алмый торгандыр. Дөресен әйткәндә, кайчакта әсәрне укыганда сюжет линиясе буенча гына барырга да мәҗбүр буласың, ә инде тәмләп уку – ул күпкә катлаулырак сорау. Шәхсән минем үземдә классик язучылар иҗатына кат-кат әйләнеп кайту гадәте бар, әсәрнең сюжеты исемдә булса да, тәмен тою өчен, укып ләззәтләнер өчен. Әмирхан Еники, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыйбыз икән, беренче чиратта, язучының күзаллавы һәм сүз тәмен белүе сокландыра.
Шунысы куандыра: соңгы елларда безнең заман язучыларның теле фәнни яклап та шактый өйрәнелә башлады.
– Димәк, хәзерге әдәбиятта тел байлыгы һәм тел тәме югалып бара?

– Ул табигый рәвештә югаладыр. Чөнки без ничек кенә дисәк тә, авылдагы тел байлыгы, дөньяга караш, табигатьне тою – болар барысы да тел үсешенә этәргеч булырга тиеш. Кайбер чакта шундый фикерләр яңгырый: башлангыч сыйныфта бала ана телендә язарга, сөйләшергә өйрәнсә, шул җитә, ә төгәл фәннәрне татарча укымый икән, ул артык куркыныч хәл түгел. Әгәр географияне, биологияне, физиканы, химияне туган телдә өйрәнмисең икән, димәк, син үзең яшәгән төбәкнең табигатен күрүен күрәсең, болыннарга, урманнарга чыгасың, әмма андагы атамаларны үз ана телеңдә әйтә алмыйсың булып чыга! Язучылар телендәге үзгәрешләр дә шуннан да килә торгандыр. Әйтик, кемнеңдер иҗатка сәләте бар, ди. Әгәр ул аны күреп үсмәсә, атамаларын белмәсә, ата-бабасыннан ишетмәсә, ул аны ничек итеп сурәтләргә тиеш? Мәктәпләрдә ана телендә белем бирмибез икән, димәк, телнең тараюы, әкренләп юкка чыга баруы табигый процесс булачак.
– Хәзерге вакытта татар профессиональ әдәби тәнкыйть нинди хәлдә? Бездә тәнкыйтьчеләр җитәрлекме? Җитәрлек булмаса, моның сәбәбе нәрсәдә?

– Беләсезме, совет чорындагы система әдәби тәнкыйть мәсьәләсендә дә үзгәреш кичерде. Элек бит аның белән максатчан шөгыльләнә торган белгечләр бар иде. Бүгенге көндә профессиональ яктан әдәби тәнкыйтьнең урыны бөтенләй юкка чыкты дияргә була. Әдәбият белгечләре бар бездә. Диссертацияләр яклыйлар, әдәбият теориясен беләләр. Ә инде әдәби тәнкыйтькә килгәндә, ул инде турыдан-туры шәхесләргә, аерым нәшриятларга бәйле. Элек китап, җәмәгатьчелеккә барып җитү өчен, дәүләт нәшриятында басылырга тиеш иде. Бүген беркем дә беркемне тыймый, интернетка да урнаштырырга мөмкин. Димәк, кайбер әсәрләр хәтта редактор кулыннан да узмаган килеш нәшер ителә. Әдәби тәнкыйть системасы да гадиләште. Язучылар арасында да тәнкыйтьне дөрес кабул итү җитеп бетми кебек.
Элек телерадиокомпанияда җырларга бәя бирә торган сәнгать советы бар иде. Менә андый советларда үз эшләре өчен җавап бирә торган аерым комиссияләр, нәшриятта редакторлар билгеләнгән иде. Әйбәтме идеме ул, юкмы, ләкин аның үзенең системасы булган, һәр утырып эшләгән кешегә үзенең ачык бер вазыйфаи яклары билгеләнгән. Бүгенге көндә без ул әйберләрне югалттык. Әдәби тәнкыйтьтә эшләүче буынны да югалтканбыздыр, чөнки хәзер бер үк кешеләр, нигездә, үзләре үк язучы, үзләре үк шагыйрь, үзләре үк әлеге әсәрләргә бәя бирүче дә. Ягъни монда хәзер профессионаллашу, белгечлек буенча үсү, формалашу проблемалары калкып чыга. Әдәби тәнкыйтьтәге хәлләрне мин гомуми системаның бозылуы итеп күрәм.
– Сез үз заманында татар җырлары турында китаплар бастырдыгыз. Вакыт узды, татар җыры нинди үзгәрешләр кичерде һәм бүгенге татар җырлары турында сез фәнни эш язырга тотыныр идегезме?
– Мин фәнни-теоретик хезмәтләр өйрәндем. Радио комитетындамы ул, җыр китапларындамы ул, матбугаттамы – кайда күпме профессиональ җыр бар, шуларның барысын да туплап, картотека барлыкка китердем. Нәтиҗәдә, 1920 еллар башында чыккан беренче профессиональ җырлардан алып, 1990 елларга кадәрге чордагы өч меңнән артык җыр теркәлде. Шулай ук җыр китаплары исемлегенә аннотацияләр язу эше белән шөгыльләндем. 1980 еллар ахыры – 1990 еллар башында төрле иҗади бәйгеләргә дә еш йөрергә туры килде. Күп кенә җырлар шул рәвешле дә тупланды. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, шигърият һәм җыр проблемаларының уртак мәсьәләләре турындагы докторлык диссертациясен якладым.
1990нчы еллар урталарында яңа бер ташкын башланды, җырлар күбәйгәннән күбәя барды, радио каналлары артты. Җырларны системага салу бетте, текстка мөнәсәбәт закончалыклары да югалды. Элеккеге авторларның күбесе башта шигърияткә килә иде, аннан соң гына әкренләп җыр жанрына күчәләр иде. Мостафа Ногман, Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнәшева, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин – алар барысы да җырга шигърият аша килде. Ә хәзер шигърият аша узмыйча, турыдан-туры җырга килүчеләр күбәйде. Алар шагыйрьлеккә дәгъва да итмиләр, шигырь закончалыкларын, таләпләрен саклау мәсьәләсе аларны кызыксындырмый. Текст языла, ә нинди ул, аның мәгънәсе ничек, беренче куплет белән соңгысын алыштырып куйсаң, нәрсә үзгәрә – боларны кайгырткан кеше юк. Көй язу мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Бүген аны нәрсә эшләтергә, аңа ниндидер анализ ясап, бер тәртипкә китереп буламы – шигем бик зур. Әмма, шигърият җырның нигез булып тора дип әйтәбез икән, шушы юнәлештә эш һәрвакыт барырга тиеш. Җыр текстларын язучылар бу фикерне ишетергә телиләрме-юкмы, әмма белгечләр аны һәрвакыт радиода, телевидениедә, басма матбугатта яңгыратып торырга тиешләр.
Мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәте булырга тиеш. Балалар бакчасыннан алып, мәктәптә, югары уку йортларында бала күңеленә җыр, музыка, сәнгатькә кагылышлы нигезне салу кирәк. Димәк, тәрбия өлкәсендә дә аерым стратегик караш зарур.
Аспирантлар саны күп түгел
 
– Якланган кандидат эшләре турында да әйтеп китмәссезме? Яшь галимнәр нинди темаларга язалар һәм ул эшләрнең тирәнлеге бармы?
– Бу сорауга җавап биргәндә, без тагын шул кадрлар мәсьәләсенә әйләнеп кайтабыз. Әйткәнемчә, 1990 елларда татар дөньясында өр-яңа мөмкинлекләр барлыкка килде: татар бүлекләре ачылды, белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ артты, диссертация советлары эшли башлады. Без күпләп кадрлар әзерләдек. Советлар Союзы таралганнан соң, Россиядә фәнгә игътибар кимеде һәм без күпмедер вакытка “үзебезнең казаныбызда кайнап калдык”. Буыннар өзеклеге барлыкка килде, бүгенге 50-60 яшьтәге буын формалашып бетмәде. Безнең институтта да шул ук хәл. Коллективның төп өлешен бер аралыкта 75 яшьтәге галимнәр һәм 30-35 яшьтәге яңа буын тәшкил итә. Бүлек җитәкчеләренең күпчелегенең яше 30 белән 40 яшь арасында. Инде алар бездә 3-4 ел эшлиләр. Өлкән буын галимнәрнең саны көннән-көн кими бара. Ә 24-25 яшьлекләрне кем тәрбияләячәк, 35 яшьлекләрме? Менә проблема кайдан килеп чыкты. Институтка академик кадрлар туплауның үз үзенчәлекләре дә бар. Чөнки безнең институтка эшләргә килүче белгеч ике телдә сөйләшергә генә түгел, ә яза белергә дә тиеш. Аерым очракларда татар телен камил белүдән башка, гарәп язуын белүе дә кирәк. Фәнни диссертацияләрнең дәрәҗәсе, аның сыйфаты – барысы да менә шушы әйберләрдән килә торган нәрсә.
Тагын бер мәсьәлә бар. Соңгы берничә ел эчендә аспирантурада уку-укыту системасы үзгәрде. Фәнни аспирантура дигән әйбер бетте. Аспирантурага элек өч имтихан биреп керә идең дә, белгечлек буенча ике кандидатлык минимумын тапшыра идең. Калган вакытыңны син диссертация язу белән уздырасыңмы, эшлисеңме син, укытасыңмы – ул синең эшең, әмма син үз вакытыңда план буенча диссертацияне тапшырырга тиеш идең. Ә бүгенге көндә аспирантура системалы рәвештә укуга әйләнде. Димәк, аспирант эшли яисә укыта икән, аның аспирантурада укырга мөмкинлеге калмый. Яңа таләпләр буенча, аспирантура тәмамлагач, укыганны раслый торган документ тапшырыла, диссертацияләрне мәҗбүри рәвештә яклау таләбе юк. Бу шулай ук фәнни кадрлар әзерләүгә сизелерлек йогынты ясый.
Фәнни диссертацияләрнең темасына килгәндә, бүгенге көндә фундаменталь проблемалар белән беррәттән, гамәли проблемаларны да үз эченә алган темалар булуы яхшы. Мисал өчен, элмә такталардагы дөрес язылышка бәйле мәсьәләләр актуаль. Бу тел сәясәтенең һәркемгә күренеп тора торган өлеше. Районнардан, шәһәрләрдән элмә такталардагы язуларны тәрҗемә итеп бирү, дөреслеген тикшерү буенча безгә мөрәҗәгатьләр шактый күп. Менә бу мәсьәләнең эченә кереп, бөтен мисалларны анализлап, фәнни дәрәҗәдә өйрәнеп чыгасы бар.
Тагын шуның янәшәсендә телебезнең актив кулланылышын саклауга караган икенче мәсьәлә бар – ялгызлык исемнәре, ягъни авыл һәм урам исемнәре проблемасы. Аларның транслитерациясе, татар телендә язылышы ничек булырга тиеш, әгәр ул ике өлештән торган исем булса, сызык булырга тиешме, икенче өлеше баш хәрефтән булырга тиешме, аның русча транслитерациясе нинди булырга тиеш, – болар барысы да фәнни яктан өйрәнүне таләп итә.
Соңгы елларда Институтта әдәбият һәм диалектология юнәлешендә берничә диссертация якланды. Кызганычка каршы, аспирантлар саны да күп түгел, быел 5 аспирант кабул иттек, элек ул күбрәк иде. Бүгенге көндә актуаль булган фәнни мәсьәләләрне шушы диссертацияләр аша да өйрәнергә тырышабыз.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*