tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Киндяковка»да «Туган тел» бәйрәме
«Киндяковка»да «Туган тел» бәйрәме

«Киндяковка»да «Туган тел» бәйрәме

Ульяновск өлкәсе Тимерьюл районының «Киндяковка» мәдәният йортында Халыкара ана теле hәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәзер инде традициягә кергән «Туган тел» бәйрәме узды.

Милли бәйрәмгә газиз ана телебезне үз итүче, татарча китаплар, газета-журналлар укырга яратучы, концерт hәм спектакльләргә ашкынып йөрүче тынгысыз йөрәкле милләттәшләребез җыелган иде. Алар татар язучыларының күргәзмәдә урын алган китапларын игътибар белән карадылар, мәшhүр шагыйребез Габдулла Тукайның экраннан яңгыраган шигырьләрен тыңлап хозурландылар.

Татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, шәhәр Думасы депутаты Рамил Абитов, тантанада катнашучыларны сәламләп, hәрвакыт активлык күрсәтүләре, барлык милли-мәдәни чараларга да теләп килүләре өчен райондашларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәренә hәм сугыш чоры балаларына – Мөстәкыйм Заббаров, Равил Музафаров, Сария Шигапова, Фәридә Муртазина белән Рәисә Мухамматзяновага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» дип исемләнгән юбилей медальләрен тапшырды. Ә Әфган сугышының утлы юллары аша узган батыр, тәвәккәл, кыю татар ир-егетләре — Илдар Салихов, Ахат Муратов, Интал Мансуров, Шамил Латыйпов heм Илдус Хисмәтов район татар автономиясенең Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләрен алдылар. Әфган җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән шушы чын патриот егетләребез бүген яшь буынга үрнәк булып торалар, диде Киндяковка татарларының лидеры Рамил Абитов.

Тимерьюл район администрациясе башлыгы урынбасары Александр Иванов белән «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова да күркәм бәйрәм уңаеннан җылы тәбрикләү cүзләрен җиткерделәр. Ә «Киндяковка» мәдәният йорты директоры Марина Ямпольская тамашачыларга hәм сәхнә осталарына рәхмәт сүзләрен юллап, «Нур» татар халык театрының алыштыргысыз артистларын — Әнвәр hәм Фирая Шайхутдиновларны гаилә бәйрәмнәре, Рубин туйлары белән котлады.

«Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» халык театры артистлары, «Чулпан» татар вокаль ансамбле солистлары hәм 6 нчы санлы балалар иҗаты үзәге биючеләре тамашачыны ике сәгать дәвамында кызыклы hәм мавыктыргыч концерт программасы белән сөендерделәр. Күңелләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган бәйрәмне Сембер татар сәхнәсе йолдызы Җәмилә Мифтахова оста итеп алып барды.        

Рузия ХӘЛИМОВА,
emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*