tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсе Иске Йөрек авылының асыл улы – Рәшид Хәлиуллин
Киров өлкәсе Иске Йөрек авылының асыл улы – Рәшид Хәлиуллин

Киров өлкәсе Иске Йөрек авылының асыл улы – Рәшид Хәлиуллин

Бу асыл зат турында сүземне кайсы яктан гына башласам да, ул башкарган эшләрнең һәркайсы да бик мөһим. Һәммәсен бергә җыеп тупласаң, алар барысы да туган авылына багышланган. Кем соң Иске Йөрек авылының асыл улы? Гади һәм тыйнак, тәвәккәл һәм батыр йөрәкле, ярдәмчел һәм кайгыртучан Рәшид Гафиулла улы Хәлиуллин ул.

Нәтиҗәләр белән дәрәҗәле

Малмыж районы “Зерновой” күмәк хуҗалыгы рәисенең хезмәт нәтиҗәләре район, өлкә, Россия күләмендәге күп кенә мактаулар арасында иң дәрәҗәлеләре: Киров өлкәсенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булуы һәм Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнүе.

“Мактаулар өчен эшләмәдем мин, авыл өчен дип тырыштым”, – диюе дә аның хак.
“Зерновой” хуҗалыгы районда иң алдынгы сафта бара. 6500 гектар чәчүлек мәйданнары (арендага алган җирләрне дә кертеп), 2025 баш мөгезле эре терлекнең 880 башы савым сыерлар. Һәр сыердан көненә 20 литр сөт савып, елына 8000 литр сөт җитештерәләр. Сөт, ашлык, ит, ком сатып, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтеп, хуҗалык елына 176 миллион керем ала. Дәүләткә 37 миллион салым түли.

Хыялдан башлана

60 ел гомеренең 50 елы эшләп узган дисәм дә, ялгышмам. Малай чактан ук ул дәресләрдән бушагач та, көченнән килердәй эш артында, ә кичләрен китап укуда. Аркадий Гайдарның “Тимур и его команда” китабын укып, 4-5 сыйныфларда укыганда сыйныфташлары белән Тимур командасы оештыра. Чын штаб та ясыйлар, ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ әбиләргә булышып йөриләр. Тиктормас малай мәктәптә фототүгәрәк тә оештыра. Химия, физика фәннәрен бик яратып укый. Иске Йөрек авылында озак еллар мәктәп директоры, укытучы булып эшләгән Мөнир абый Әһлиев үз укучысы турында: “Хыялый малай иде ул. Шул хыялларын тормышка ашырырга дип ашкынып торды. Соңыннан да нинди генә эштә эшләсә дә, яңалык эзләп, үзенә ошаганын тормышка ашырырга тырышып яшәде дә, яши дә”, – ди.

Әйе, бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында үзенә ошаган алдынгы яңалыкны үз хуҗалыгында да сынап карамыйча, тынгылык алмый ул. Нәтиҗәсе бар икән, башкалар белән тәҗрибә уртаклаша.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казан шәһәренең авиация техникумына укырга
керергә дип бара ул. Ләкин, техникумның ишеге төбенә җитү белән күңеле кире кайта. Нидән дисез? Бер караганда юк кына әйберләр дә, кеше тормышын үзгәртеп куя. Техникум ишегенең тәрәзәсе ватык була, коелып та төшмәгән, пыяла кисәкләре төшәр-төшмәс эленеп торалар. Кечкенәдән чын хуҗа сыйфатларына ия булган яшүсмер эчкә таба кереп тә тормый, кире борыла.

14-15 яшьлек егетнең әти-әнисеннән бәйсез булып, туган йортыннан ераккарак китеп, үз көченә генә яшәп карыйсы килә. 75 нче елда күмәк хуҗалыктан юллама алып, Вологда төзүчеләр техникумына укырга керә. Мөстәкыйль яшәү өчен акчаны үзең эшләп табарга кирәк. Укудан буш вакытта иптәшләрен оештырып, вагоннар бушаталар, ишегаллары да себерәләр, заводта ит комбинатында җыештыручы да булалар. Оештыру сәләте булган, кыю, гадел Рәшид Хәлиуллинны тулай торак советының рәисе
итеп тә сайлыйлар. Шулай кайнап торган студент тормышы белән дүрт ел узып та китә.

Солдат та, төзүче дә

Диплом эшен яклагач, 18 яше тулган егетне апрель аенда армия сафларына алалар. Горький шәһәрендә кече командирлар мәктәбендә укытып, Шереметьеводагы хәрби частька җибәрәләр. Булачак төзүче монда да 80 нче елда узачак олимпиада уеннары объектлары төзелешендә шактый тәҗрибә ала. Армиядә геодезистка да укып, Чиләбе өлкәсе Карталы шәһәрендә хезмәт иткәндә, ракеталар нокталарына реконструкция ясыйлар. Монда да ул геодезист хезмәте белән җитәкчелек итә.

Җәй башында армиядән кайткан солдатка әле өч ай ял бирелә. Бу өч айда ул авыл йортларында мичләр чыгарып йөри, әтисе белән дә, үзе генә дә. Әтисе Гафиулла абзый балта остасы да, яхшы мичче дә була. Кечкенәдән әтисе белән бергә эшләп, мичче һөнәрен дә үзләштергән була ул. Кичләрен клубка чыкса, вакыты бушка китә сыман, мич чыгарса, күпме файда бит.

Кечкенә мичкә – бер көн, зурысына ике көн китә. Туй итеп, өйләнеп тормыш башлап җибәрергә дә җитәрлек акча туплый.

“Мин быел өйләнәм, кыярыңны күбрәк тозла”, – дип әнисенә алдан әйтеп куя. Әле генә армиядән кайткан улының шулай тиз өйләнүенә ышанып җитмәсә дә, Мәдинә апа кыярларын тозлый. Ә булачак хатынын егет инде армиягә киткәнче үк сайлап куя. Кич
чыкмаса да, сыйныфташлар очрашуы кичәсендә кунак кызы белән бии дә, озата да бара.

“Егетләр белән йөрсәң – йөр, кияүгә чыкма, кайткач мин сиңа өйләнәм”, – дип Раушаниясы белән хушлаша. Насыйп булган, көз көне өйләнешәләр.

Беренче сынаудан ук сынатмый

Сентябрь аенда “Зерновой” колхозына мастер-төзүче булып килгән яшь белгечкә, хуҗалык рәисе беренче эш итеп, Оричи шәһәреннән ашлык склады корылмалары алып кайтырга җибәрә. Кулына “доверенность” тоткан 20 яшьлек егет Кировка кадәр самолет белән оча, аннан автобус белән бара. Курыкмыйча, начальник янына да үзе керә. Машинасыз килдеңмени, дип аптырап сорыйлар склад алып кайтырга килгән егеттән. “Безнең колхозда бит кызу эш вакыты, миңа машина калмады. Мине жәлләгәндер инде, Оричидагы начальник үзләренә машиналар җитмәсә дә, бер “ЗИЛ”, ике “Урал”
машинасына безгә дигән склад корылмаларын төятеп җибәрде”, – дип, ул начальникка әле дә бик рәхмәтле булып, хәзер инде кызык итеп искә ала ул чакларны Рәшид әфәнде.

“Алып кайттыңмени? Хәзер боларны бушатырга кран кирәк бит инде”, – дип каршы ала хуҗалык рәисе. Кран табылмагач, йөкне крансыз гына бушату хәйләсен дә таба төзүче.
80 нче еллар башында районда беренче булган Төмән ашлык киптергече төзиләр. Әле болары белән бергә ел саен берәр заманча ферма да салып баралар. Рәшид әфәнде мастер-төзүче булып эшләгәндә барысы 10 ферма, складлар, хуҗалык хезмәтчәннәренә фатирлар салалар. Инде аңа кадәрле төзеп куелган ике фатирлы йортларны бер дә ошатмый ул, һәр гаиләгә аерым йортлар төзетә башлый. 85 нче елда ил башлыгы булып М.С.Горбачев килү белән документ эшләрен алып бару җиңеләйде ди әңгәмәдәшем, Михаил Сергеевич алып барган сәясәтне, үзгәртеп коруларны хуплап.

Кирпеч югында – төзүче, акча югында – коммерсант, сөт югында зоотехник булып эшләдем, ди ул. 92 нче елда сату-алу буенча директор урынбасары итеп куялар Рәшид Гафиулла улын.

Зыялы нәселдән

Рашид Гафиулла улын күбрәк белгән саен, аның акылына, кулыннан күпме эшкилүенә сокландыра. Гарифҗановлар нәселеннән шул ул. Гарифҗановлар нәселендә биш профессор, ике фәннәр кандидаты бар, берничә йөз фәнни эш башкарып, илебез фәнен үстерүгә саллы өлеш керткәннәр. Алар арасында иң танылганы Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Нургаяз Салихҗан улы Гарифҗанов. Аның йөздән артык фәнни хезмәте югары бәяләнгән.

“Иске Йөректә тырыш, эшчән халык яши. Кешене болгатучылар да булмаса, авылда тормыш тагын да алга китәр иде”, – ди Рашид әфәнде, яхшыга өндәп. Менә шул авыл халкы өчен дип, күмәк хуҗалык мәчетнең дә, ветераннар советының да даими иганәчесе, мәдәният йортында бию түгәрәкләре аның исәбеннән эшләп килә.

Милли җанлы хуҗалык рәисе төбәгебез халкы мәгърифәтле булсын дип тә кайгырта. Үзебезнең “Дуслык” гәҗитенең тиражын арттыруга да даими ярдәм итеп тора.

Хөрмәтле Рашид Гафиулла улы! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген чын йөрәктән телибез. Тормыш сукмагыннан үткән чакта, сикәлтәсез булсын барыр юлыгыз.

Рәмзия Хәкимова, “Дуслык” гәҗите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*