tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров “Сабантуй” фестиваленә әзерләнә
Киров “Сабантуй” фестиваленә әзерләнә

Киров “Сабантуй” фестиваленә әзерләнә

14 июльдә Кировта «Вятка сабантуе» дип аталган фестиваль үтәчәк. Ул «Диорама» музей-күргәзмә үзәгендә сәгать 12дә башланачак.

Чара Кировның 645 еллыгына багышлана. Өлкә музее фестивальгә үз тирмәсен куя, анда нократ татарлары тормышына багышланган экспозицияне күреп булачак. Мөселманча яулык бәйләү буенча остаханә оештырыла. Остабикә ролендә шәһәрнең “Ак калфак” җитәкчесе Наилә ханым Мосунова.

– Төрле спорт уеннары, шул исәптән сабантуйларның бизәге булган капчык киеп йөгерү, су ташу, чүлмәк вату, кул көрәше булачак, – диде бәйрәмне оештыручы “Яшьлек” оешмасы җитәкчесе Наҗия ханым Федяева. – Татарстаннан Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Мирсәид Сөнгатуллин, Рихард Вагнер исемендәге халыкара премия лауреаты Муса Маликов киләләр. Алар халкыбызның яраткан җырларын бүләк итәчәк. Фестивальнең төп спонсоры – “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” рәисе, Киров өлкә кануннар чыгару җыелышы алтынчы чакырылыш депутаты, “Молот армз” предприятиесе директоры Равил Нургалеев.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*