tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр
«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу хакта радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.

«Китап» радиосы эшли башлаганга ике генә ай. Күзәтүләр буенча, бүтән бер генә татарча радионың мобиль кушымтасы да беренче ике ай эчендә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган иде», — дип сөйләде Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосы эфирында Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәповны яңа амплуада ачу да көтелә — алар эфирда лирик шигырьләр укыячак.

Алсу Исмәгыйлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*