tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосын ике атнада йөкләп алучылар саны меңнән артып киткән
«Китап» радиосын ике атнада йөкләп алучылар саны меңнән артып киткән

«Китап» радиосын ике атнада йөкләп алучылар саны меңнән артып киткән

«Китап» радиосын ике атна дәвамында меңнән артык кулланучы йөкләп алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов хәбәр итте.

«Китап» радиосын май башыннан смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була башлады. Радионы башлыча Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм Төркиядә яраталар», — диде Алмаз Миргаязов.

Искәртеп үтик, «Китап» радиосы Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарда бар. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*